Казан шәһәрендә «Укытучы булу-шәп!» дип аталган психоло-педагогик сыйныфлар өчен республика слеты булып узды.
Слетта Якупова Линара Кәниф кызы, мәгариф бүлегенең укыту-методик эш буенча җитәкче урынбасары һәм Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шәйдуллина Иделия катнашты.
Максабаш авыл китапханәсендә «Батулла әкиятләре» дигән туган якны өйрәнү дәресе үткәрелде. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Рабит Батулла өч дистәдән артык китап авторы, шуларның егермедән артыгы балалар өчен. Балаларга аеруча аның маҗаралы әкиятләре ошый. Язучының әкиятләре кычкырып укылды. Аннары балалар әкият персонажларын нинди әкияттән икәнен таныдылар. Батулланың барлык әкиятләре игелек, юмартлык, табигатькә һәм барлык тереклеккә мәхәббәт тәрбияли.
Бу искиткеч бәйрәм алдыннан китапханәдә “Бөтен дөнья - театр!” дигән исем астында китап күргәзмәсе ачылды. Биредә театр сәнгате жанрлары: курчак театры, драма, балет, опера турында эчтәлекле китаплар урнаштырылды. Күргәзмәдәге китаплар театр сәнгатенең һәр төренең үзенчәлекләрен ачып бирә һәм театрның иң күренекле вәкилләре турында сөйли. Көн дәвамында күргәзмә янында сәнгать турында сөйләшүләр булды. Укучылар курчак театры атрибутлары белән аеруча кызыксынды, яраткан персонаж рольләрен башкарып карады.
МБГБУ - Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары каникулларда да төрле конкурсларда һәм чараларда катнашалар. 28 нче март көнне мәктәбебездә «Кошлар –безнең канатлы дусларыбыз» рәсем конкурсы үтте. Яз- кайткан кошларның күңелле тавышлары вакыты . Канатлы дусларыбызга булышу һәрвакыт рәхәт!
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары” исемле тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштырды. Чара барышында татар халкының милли киемнәре: камзул, калфак, түбәтәй сүзләренең мәгънәсе аңлаттылды. «Әбием сандыгы»ндагы бай мираслы киемнәр, чигүле сөлгеләр белән үзара фикер уртаклаштылар.
Район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 29 март конне мондый чара «Алан» ЖЧШ дэ башкарылды.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары” исемле тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштырды. Чара барышында татар халкының милли киемнәре: камзул, калфак, түбәтәй сүзләренең мәгънәсе аңлаттылды. «Әбием сандыгы»ндагы бай мираслы киемнәр, чигүле сөлгеләр белән үзара фикер уртаклаштылар.
Язгы каникулга эш планы кысаларында бүген Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә информатика буенча консультация уздырылды, ул "Схема рәвешендә тәкъдим ителгән мәгълүматны анализлау" темасына багышланды. Укучылар схемаларны кулланып, биремнәрне чишү күнекмәләрен өйрәнделәр. Информатика һәм география чыгарылыш укучылары арасында шактый популяр фәннәр. Һәркемгә нәтиҗәле әзерлек һәм югары баллар теләп калабыз!
Хөрмәтле беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре! Беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук беренче чиратта кабул итү хокукы булган балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар бирү агымдагы елның 30марттан башланачак.
Беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен кабул итү июль аеннан , буш урыннар тулганчы, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча башлана.
Гариза ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелә.
Театр –сәнгатьнең иң гүзәл төре. Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята, халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. 26 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә Халыкара театр көненә карата “Театр – тылсымлы учак” дип исемләнгән күргәзмә куелып, андагы китапларга, альбомнарга күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә татар театрының тарихы, якташ артистларыбызның театр сәхнәсендәге иҗат эшчәнлекләре, тормыш юллары, татар драматурглары турында китаплар урын алды.