Күргәзмәдә язучының тормышын һәм иҗатын яктырткан, укучыларга Максим Горькийны яхшырак белү һәм XIX гасыр ахыры һәм ХХ йөз башында әдәбият үсешенә керткән өлешен бәяләүдә ярдәм итүче материаллар һәм фотосурәтләр тәкъдим ителә. Шулай ук биредә төрле яшьтәге китап укучылар өчен язучының танылган «Дело Артамоновых», «Мать», «Детство», «В людях», «На дне», «Сказки об Италии», «Макар Чудра», «Челкаш» кебек әдәби әсәрләре тәкъдим ителә.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Театр көне уңаеннан берләшмәгә йөрүчеләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Сөйләшү барышында "Ефәк баулы былбыл кош" исемле спектакль буенча фикер алышу һәм китап күргәзмәсе белән танышу булды.
Кошлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга мәхәббәт, игътибарлылык, кошларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан Баландыш авыл китапханәсендә 28 нче март көнне «Канатлы дуслар - яз хәбәрчеләре» дип исемләнгән виторина оештырылды. Чара кызыклы үтсен өчен КВН формасында алып барылды. Укучылар ике командага бүленеп, төрле конкурсларда көч сынашты. Алар кошлар, аларның файдасы хакында күп мәгълүмат алдылар.
Теләче балалар китапханәсендә «Наш Горький» дип исемләнгән күргәзмә портрет эшләнде. Максим Горький - совет чорының олы язучысы, прозаик, шагыйрь, драматургия һәм публицистика белән шөгыльләнгән. Ул хәзерге заман балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, балалар әдәбиятын оештыруга күп көч куйган, балалар китапларын балаларны яраткан кешеләр язуын кайгырткан кеше. Әлеге күргәзмәгә язучының портреты һәм китапханә фондында булган әсәрләре куелды.
Ул романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар, әкиятләр авторы. Аның каләме астында Габдулла Тукай турында тарихи драма, «Сөембикә» романы, татар мәдәнияте эшлеклеләре турында күп санлы хикәяләр һәм мәкаләләр чыга. 2006 елда «Сөембикә» романы өчен Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек була. Күкчә авыл китапханәсендә язучының юбилеена китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче авторның әсәрләре буенча күзәтү үткәрде.
Быел балалар китабы атналыгы – балалар әдәбиятында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе - үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Сүз уңаеннан, беренче китап бәйрәме Лев Кассиль тарафыннан билгеләнә. 1943 елның 26 мартында Мәскәүдә язучылар һәм яшь укучылар белән зур очрашу була. Ә 1944 елдан бер көннең аз булуы ачыкланып, Балалар китабы атналыгы туа.
«ЛМР Пласт» ЖЧШ булган тоягечлэргэ еллык техник карау уздырылды. Чарага 6 берэмлек техника куелган иде.
Хэрбер техниканын техник халэте, ут сундергеч хэм медицина аптечкалары булуы аерым тикшерелде. Э аларны йортучелэрнен тракторист-машинист таныклыгы хэм элеге тор техникага хокук биру таныклыклары тикшеру узды. Соныннан йортучелэр белэн элеге тор техниканы куркынычсыз куллану хакында энгэмэ уздырылды.
Кичә язучыга багышланган видеосюжет караудан башланды. Балалар булачак язучының Россия киңлекләре буйлап бик күп сәяхәт итүен һәм әлеге сәяхәтләр аның китапларында да чагылыш табуын күрделәр. Геннадий Яковлевичның гаҗәеп һәм гадәти булмаган биографиясен тыңлап, аны язучы гына түгел, ә хайваннар һәм кошларның үз-үзләрен тотышларын һәм үзенчәлекләрен яхшы аңлаучы, туган табигатебез буенча эзләнүче буларак та ачтылар. Балалар Г.Снегиревның хикәяләрен кычкырып укыдылар, кошлар һәм хайваннар турында табышмаклар әйтештеләр. Әлеге чара уңаеннан китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.
Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала... Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.
Якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Рухият” фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты Сәйдә Закир кызы Зыятдиновага 27 март көнне туган көне. Сәйдә Зыялы укучыларга “Айның тулган чагы”, “Сулар үргә акмый" дигән шигъри китаплар, проза әсәрләре – повестьлар: «Кайнар сукмаклар», «Кар карасы», «Кара таплы бизәк», «Югалту», хикәяләр «Юл читендә», «Буранлы төн», «Ике дөнья арасы», «Ачылмаган бөре», «Сыну», «Яз салкыннары» һ.б., шулай ук публицистик мәкаләләр авторы буларак та таныш. Китап укучыларыбызны якташыбыз иҗаты белән якыннанрак таныштыру максатыннан Теләче җирлекара китапханәсендә “Туган якның сайрар кошчыгы” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде, презентация куелды.