ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Быел Чернобыльдәге атом станциясе шартлап, барлык Җир шарын үлем сөременә төргән ул дәһшәтле көнгә 37 ел була. Бу шартлау Хиросимага ташланган атом бомбасыннан 40 тапкыр көчлерәк иде.

Бу вакыйгага багышлап Әбде авылы китапханәсендә мәктәп һәм клуб белән берлектә  «Г.-Х. Андерсен геройлары илендә» чарасы узды. Укучылар игътибарына «Г.Х. Андерсен»ның электрон презентациясе тәкъдим ителде. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында мавыктыргыч хикәя тыңлап, бик күп кызыклы фактлар белделәр. Аннары балалар атаклы әкиятче әкиятләре буенча «сәяхәт»кә киттеләр: сорауларга җавап бирделәр, өзекне тыңлап, әкиятнең исемнәрен һәм геройларын  ачыкладылар, әкияттәге предметларны белделәр. Чара тәмамлануга балалар яраткан «Старый дом» әкиятен укырга тотындылар.

Үзәк авыл китапханәсендә язучы Максим Горькийның 155 еллыгына багышланган «Живая классика» китап экспозициясе эшләнде. Күргәзмәдә язучының бай иҗади мирасы тәкъдим ителә, ул романтик хикәяләр, пьесалар, романнар, әкиятләрне үз эченә ала. Шулай ук укучылар биографик әдәбият белән таныша алдылар. Горький талантлы язучы һәм үз фикерләре, ялгышлыклары һәм традицияләре булган гадәти булмаган кеше булып күренә. Күргәзмә барлык кулланучыларны кызыксындырды һәм бер атна дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасының халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилее уңаеннан Үзәк авыл китапханәсендә "Без барыбыз да балачак иленнән" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Рабит Батулла талантлы, оригиналь язучы, даими иҗади эзләнүдә. Ул романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар, әкиятләр, анекдотлар авторы. Күп санлы китаплар арасында 17се балаларга багышланган.

2023 елның 28 мартында Максим Горькийның тууына 155 ел тула. Язучы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, ул исән чагында ук танылган классик дип танылган.

Ел саен, язгы каникул көннәрендә, традицион китапханә бәйрәменә әверелгән  китап атналыгы билгеләп үтелә. Балалар китабы атналыгы китапка гашыйк булган кызыксынучан балалар, китапханәчеләр, китап яратучылар бәйрәме, күңелле маҗаралар, яңа әдәби ачышлар, кызыклы кешеләр белән очрашулар бәйрәме дә.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында танылган язучы Рабит Батулланың туган көне уңаеннан «Халкым сиңа багышладым иҗатымны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Ул безгә язучы буларак кына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, драматург, публицист, сатирик, Татарстан Республикасының Халык язучысы һәм  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе буларак билгеле. Күргәзмәдә язучының  әкиятләре, хикәя һәм юмористик әсәрләре тәкъдим ителә. Аның китаплары бер укучыны да игътибарсыз калдырмый, һәркем аның иҗаты белән таныш. Теләгән һәркем язучының китабын өенә яздырып алып укырга мөмкин.

Ислам динендә күркәм әхлаклы шәхес тәрбияләү  - төп максатларның берсе. Шәригать кануннары кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән.  Ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам тормышның барлык өлкәләрендә дә әдәпле, тыйнак булырга чакыра. Шул уңайдан 28 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Миләүшә” мәчетендә  ”Әдәп, әхлак сагында дин тора” дип исемләнгән очрашу  үткәрделәр.

Баланың үсешенә әйләнә-тирә дөньяның йогынтысы бик зур.

 Бүген зурлар төркем тәрбияләнүчеләре тәрбияче Ибраһимова А.Р. белән бергә суган утырттылар. Моның өчен таяк ярдәмендә җирне тирәнәйтеп, суган утырттылар соңыннан җентекләп су сиптеләр.

Хәзер табигать почмагында балалар һәр көн саен суган үсешен күзәтеп баралар. Аларның "түтәлләрендә" тәмле, витаминлы  суган үсәчәк!

Күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилее уңаеннан 28 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Бар шундый бер Батулла...” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты һәм китаплары белән таныштырды. Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аны драматург, прозаик, балалар язучысы буларак та беләләр. Гаиләдә бала


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International