Аның максаты - татар теле, әдәбияты, мәдәниятен саклау һәм үстерү. Әлеге конкурста безнең районнан Алан, Шәтке һәм Баландыш мәктәпләреннән 6 укучы катнашты.
5 апрель көнне МБГБУ – Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Теләче муниципаль районы биология һәм химия укытучыларының «Биология дәресләрендә укучыларга экологик тәрбия бирү» темасына семинары узды. Семинар кысаларында Олы Мишә урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Л.Г. Шәяхмәтова 7 сыйныфта «Кошларның табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмияте.
5 нче апрель көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә һәм 8 сыйныф укучылары Заһидуллина Нурфия, Гайнетдинова Назлыгөл «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсында катнаштылар.
Баландыш төп мәктәбендә территорияне чистарту буенча 5 нче апрель көнне средник оештырылды.Бу чарада укучылар да, укытучылар да , техник хезмәткәрләр дә тырышып эшләделәр. Кипкән яфракларны, үләннәрне тырмаладылар, кар астыннан чыккан чүп-чарны җыйдылар.Мәктәп участогында чисталык һәм тәртип урнашты.
Балалар китабы бәйрәмен язучы Лев Кассиль уйлап тапкан. Бу көн очраклы рәвештә генә уйлап чыгарылмаган, чөнки, бу көнне китапханәчеләр укучыларны күп кенә язучылар белән таныштыралар яки киресенчә язучылар укучылар белән очраша. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә китапханә дәресе уздырылды. Китапханәче Газизова Р.Ш. Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына китап белән сак эш итү кагыйдәләрен искә төшерде һәм укучылар белән искергән китапларга вак ремонт ясады.
Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул, балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп балалар китабы авторы, әкиятче Г. Х. Андерсен исеме белән бәйле. Әлеге дата уңаеннан 4 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Яраткан китаплар арасында” дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Чара барышында укучылар әдәби геройлардан биремнәр үтәделәр, кроссворд чиштеләр, китаплар турында викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Китапханәдә шундый “могҗиза-агач” үсеп чыкты, анда алмалар түгел, ә аяк киеме, итекләр барлыкка килде! Аларның һәрберсенә табышмаклар язылган. Укучылар табышмакларга җаваплар да таптылар. Чара күргәзмәдәге китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Тәрбиячеләр белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар - безнең дуслар» дигән темага әңгәмә үткәрде. Яз ае безгә үзе белән табигатьне җанландырып канатлы дусларыбызны алып килә. Балалар җылы яктан кара каргалар, сыерчыклар һәм башка бик күп кошлар кайтуы, алар табигатькә күп файда китерүе, корткычларны юк итүе, безне матур сайраулары белән куандыруы хакында белде. Ахырда туган якларыбызга әйләнеп кайткан канатлы дусларыбызны рәсемгә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.
Сәламәтлек кешенең үзенә, ул алып барган яшәү рәвешенә бәйле. Шармыш авыл китапханәсендә оештырылган китап күргәзмәсе укучыларга сәламәтлек өчен иң дөрес юлны сайларга ярдәм итүче башлангыч белем алырга ярдәм итте. Күргәзмәдә сәламәтлекне ныгытырга һәм сакларга, матурлык һәм озын гомер серләре, физик активлыкның кеше организмына уңай йогынтысы, дөрес туклануның өстенлекләре турында китаплар күрсәтелде.
Баландыш авыл китапханәсендә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан 4 нче апрель көнне шундый исемдә башлангыч сыйныф укучылары өчен тәрбия дәресе үткәрелде. Фәхретдин– иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул — тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай. Р. Фәхретдин китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Әгәр без Р. Фәхретдин әсәрләрен укып, аларны тәрбияле бала үстерүдә куллансак, киләчәгебез якты һәм өметле булыр.
Шул истәлекле дата уңаеннан Алан авыл китапханәсендә “Серле чемодан”дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Чарага төрле халыкларның әкиятләреннән торган күргәзмә төзелде һәм балалар, ике командага бүленеп, яраткан әкиятләре буйлап сәяхәт иттеләр. Сәяхәт барышында алар төрле биремнәрне үтәп,үзләренең тапкырлыкларын,белемнәрен һәм китап белән ни дәрәҗәдә дус булуларын исбатлап бирә алдылар.