ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

17 февраль көнне Теләче районы мәдәният йортында. "Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә республикабызның 5 районыннан килгән әти-әниләр комитетлары командалары көч сынашты. Безнең район данын Олы Нырсы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчесе Мөбинова Г.Г. командасы яклады һәм лаеклы 2 урынны яулады. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба тагын да зур үрләр яулауларын телибез!

Чара башында китапханәче Сәйфетдинова Р.М. 6-9 сыйныф укучыларын, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Шулай ук  “Муса Җәлил – герой шагыйрь” дигән презентация күрсәтелде. Бүгенге көндә дә аның тормышы һәм иҗади батырлыгы үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм поэмаларын китап укучылар бугенге көндәдә дулкынланып укый. Шигъри кичәдә катнашучылар М.Җәлилнең «Минем җырларым», «Сандугач Һәм Чишмә», «Кызыл ромашка», «Ана бәйрәме», “Ишек төбендә” дигән патриотик шигырьләрен  кычкырып укыдылар.

Бу кичәдә авылдашларыбыз бик теләп катнаштылар. Алар шагыйрнең тормыш юлын чагылдырган һәм аның иҗади эшчәнлеге буенча бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр. Аның шигырләрен яттан сөйләделәр, матур җырларын башкардылар. Кичә барышында Муса Җәлилнең кыю, батыр сугышчы булуына сокландылар.

16 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә «Әфганстан - сугыш юллары буйлап" дип исемләнгән хәрби - патриотик әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М.  укучыларны  Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырып, безнең солдатларның, катлаулы шартларда - батырлык, ныклык, намуслылык күрсәтүләре, хәрби ант һәм бурычка тугры калулары турында сөйләде. Чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.  Шулай ук китапханәдә «Әфган сугышы геройларына багышлана» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.

16 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Совет Кораллы көчләрен Әфганстаннан чыгаруга һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган "Әфган кайтавазы мәңгелек" дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

Муса Җәлил исемен телгә алуга гадәти булмаган, ниндидер күпкырлы даһи кеше күз алдына килгәндәй була. Ул- ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен  курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә, батыр каршылаган каһарман да. Шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан 15 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә «Җәлил - җырлый белгән бөркет ул, сугыша белгән былбыл» дип исемләнгән шигъри сәгать узды.  Шагыйрьнең биографиясе, шигъри иҗаты - Ватанга мәхәббәт һәм батырлык дөньясы. Укучылар аның биографиясе, иҗат юлы турында хәтер яңарттылар, шигырьләрен укыдылар.

Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның тормыш юлы күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булып тора.

13-15 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә  Баландыш төп мәктәбеннән  4 укучыдан торган команда катнашты. 8 сыйныф укучылары Гарипова Динә, Гайнетдинова Назлыгөл, 9 сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпан  призер булдылар! Укытучылары:  Зәйнуллина Рушания Хәким кызы һәм Минһаҗева Люция Марат кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан, 17 февраль көнне Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган V Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрнең гала-концерты булып узды. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Алан урта мәктәбе Балыклы башлангыч мәктәбе филиалы 4 сыйныф укучысы Кәримов С.А., "Җәлил татар телендә" номинациясе катнашучылары арасында 2 нче дәрәҗә дипломга​ лаек булды.​ Сәидне һәм җитәкчесе Сафиуллина А.Т. зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгенең йомгаклау этабы узды. Балыклы башлангыч мәктәбеннән 4 нче сыйныф укучысы  Кәримов С.А. катнашты. “Муса Җәлил татар телендә” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе-Сафиуллина Ә.Т. Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

Әмма әлеге көн 2012 елдан башлап тагын бер игелекле бәйрәм- Халыкара китап бүләк итү көне буларак та билгеләп үтелә.

Китап бүләк итү көне — дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган. Бу көн китап бүләк итүчеләрне,  укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә. Шул уңайдан 12-15 февраль көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә “Китапларга гашыйклар көне” дип исемләнгән фотоакция оештырылды. Китапханәгә авылдашыбыз Нурсалим Шайхутдинов бүләк иткән китаплардан күргәзмә төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International