16 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Совет Кораллы көчләрен Әфганстаннан чыгаруга һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган "Әфган кайтавазы мәңгелек" дип исемләнгән презентация күрсәтелде.
Муса Җәлил исемен телгә алуга гадәти булмаган, ниндидер күпкырлы даһи кеше күз алдына килгәндәй була. Ул- ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә, батыр каршылаган каһарман да. Шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан 15 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә «Җәлил - җырлый белгән бөркет ул, сугыша белгән былбыл» дип исемләнгән шигъри сәгать узды. Шагыйрьнең биографиясе, шигъри иҗаты - Ватанга мәхәббәт һәм батырлык дөньясы. Укучылар аның биографиясе, иҗат юлы турында хәтер яңарттылар, шигырьләрен укыдылар.
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның тормыш юлы күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булып тора.
13-15 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Баландыш төп мәктәбеннән 4 укучыдан торган команда катнашты. 8 сыйныф укучылары Гарипова Динә, Гайнетдинова Назлыгөл, 9 сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпан призер булдылар! Укытучылары: Зәйнуллина Рушания Хәким кызы һәм Минһаҗева Люция Марат кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!
Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан, 17 февраль көнне Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган V Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрнең гала-концерты булып узды. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Алан урта мәктәбе Балыклы башлангыч мәктәбе филиалы 4 сыйныф укучысы Кәримов С.А., "Җәлил татар телендә" номинациясе катнашучылары арасында 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Сәидне һәм җитәкчесе Сафиуллина А.Т. зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!
«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгенең йомгаклау этабы узды. Балыклы башлангыч мәктәбеннән 4 нче сыйныф укучысы Кәримов С.А. катнашты. “Муса Җәлил татар телендә” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе-Сафиуллина Ә.Т. Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
Әмма әлеге көн 2012 елдан башлап тагын бер игелекле бәйрәм- Халыкара китап бүләк итү көне буларак та билгеләп үтелә.
Китап бүләк итү көне — дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган. Бу көн китап бүләк итүчеләрне, укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә. Шул уңайдан 12-15 февраль көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә “Китапларга гашыйклар көне” дип исемләнгән фотоакция оештырылды. Китапханәгә авылдашыбыз Нурсалим Шайхутдинов бүләк иткән китаплардан күргәзмә төзелде.
«Гореф-гадәт йола югалмаган» исеме астында оештырылган китапханә почмагы сәнгатьне, гореф-гадәтләрне чагылдыра. Кешеләрне рухи яктан сафландыручы бик күп төрле гореф-гадәтләр, халкыбызның йолалары буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә килеп җитсен өчен 16 февраль көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте белән берлектә әдәби сәгать үткәрде. Бу чарада катнашучы укучылар гореф-гадәтләр белән һәм сандыкта кадерләп сакланыла торган чигүләр белән якыннан таныштылар.
Күренекле шагыйребезнең тиңдәшсез батырлыгы белән таныштыру, кече яшьтән үк балалар күнелендә аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 17 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә «Муса Җәлил - безнең күңелләрдә» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.
Төзәлмәс яра-Әфганстан, безнең тарихның фаҗигале бите. Сугыш күптән бетте, ләкин югалту ачысы ул гомер буена истән чыкмый. Вакытның үз хәтере бар –тарих. Шуңа күрә миллионлаган кешенең фаҗигаләрен онытырга ярамый. Максабаш авылыннан да ике егет Афганстан сугышында булып, исән имин туган якларына әйләнеп кайта. Алар һәм аларның батырлыклары турында таныштыру максатыннан 15 февраль көнне Максабаш авыл китапханәсендә укучылар өчен мәгълүмат сәгате узды.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Әфганстан яши йөрәкләрдә” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Чарада “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты. Китапханәче балаларга Әфган сугышының фаҗигале вакыйгалары, хәрби каршылыкларда катнашкан авылыбызның батыр егетләре турында сөйләде. Аларны хөрмәтләп ясалган альбом белән таныштырды. Сугыш турында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды.