18 август көнне Алан авылы мәдәният йортында «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый ярдәм штабы тарафыннан оештырылган “Мәдәният белән бергә!” дип исемләнгән фестиваль булып узды. Бу чарада Татарстан Республикасы “Бердәм Россия” иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе Камиль Гайнетдин улы Садриев, Теләче районы башлыгы Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин, муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе Ильнур Хаҗинур улы Хамидуллин, “Бердәм Россия” иҗтимагый штаб җитәкчесе урынбасары, “Знание” Россия җәмгыяте ректоры Анастасия Исаева, матбугат сәркатибе Александра Мухина, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү уңаеннан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан патриотик акция үткәрелде, аның кысаларында «Россия триколоры» тасмалары һәм мәгълүмати буклетлар таратылды. Акциянең максаты - гражданнарда патриотик кыйммәтләр формалаштыру, дәүләткә һәм аның символикасына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүдән гыйбарәт иде.
17 август көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы кысаларында “Татарстан – бөек Россиянең кисәкчәсе” исемле чара үткәрелде. Чара барышында китапханәче Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре Казан, Татарстан символлары, шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде.
Очрашуда район башлыгы Айрат Фәтхуллин, аның урынбасарлары һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Җирлек һәм район үзешчәннәре чыгышлары бәйрәмгә килүчеләрне ял иттереп, күңелле атмосфера тудырды.
22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс мәгънәгә ия: ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
16 август көнне Айдар авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы кысаларында фетрдан татар милли бизәкләре белән брошьлар ясау буенча мастер-класс узды. Чара башында китапханәче яшүсмерләргә «Татар милли бизәкләре» дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Балалар татар халкының бизәкләре, аларның символикасы һәм мәдәнияттәге әһәмияте турында мәгълүмат алдылар. Бу таныштыру аларга татар сәнгатенең байлыгын һәм матурлыгын аңларга ярдәм итте.
«Җирне Кояш, ә кешене хезмәт бизи» һәм «Кечкенә генә эш - зур эшсезлектән яхшырак» мәкальләре безгә хезмәтнең әһәмиятен, кешеләр белән мөгамәләдә булуның нигезләрен һәм яхшылыкка ышанырга кирәклеген искәртә. Хезмәт — кешенең тормышында мөһим роль уйный, ул безне формалаштыра, үстерә һәм җәмгыятьтә үз урыныбызны табарга ярдәм итә.
16 август көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында Урта Мишә авылы китапханәсендә «Әдәби калейдоскоп» дип исемләнгән интеллектуаль уен булып узды. Бу чара әдәбият һәм башваткычлар яратучыларны җыйды, алар китаплар дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Катнашучылар классик һәм заманча авторларының әсәрләреннән табышмаклар чиштеләр, бу аларга үзләренең белемнәрен һәм әдәби күнекмәләрен күрсәтергә ярдәм итте. Шулай ук балалар арасында ярыш уздырып, кем чын әдәби даһи икәне ачыкланды.
15 август көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында Шармыш авылы китапханәчесе «Яраткан китаплар геройлары» исемле мавыктыргыч уен-викторина үткәрде. Бу - әдәбиятка игътибарны җәлеп итү һәм укучыларга яраткан геройларын яхшырак белергә ярдәм итте. Катнашучылар яраткан китапларының тылсымлы дөньясына сәяхәт кылдылар. Викторина барышында балалар үзләренең зирәклекләрен тикшерделәр, аларны рус классикасы әсәрләре буенча сораулар көтте. Балалар шулай ук китапларның шифрланган исемнәре язылган ребусларны да бик оста чиштеләр һәм әсәрләрнең геройларын да бик авырлыксыз белән белделәр.
2025 елның 26 августында 13.00 сәгатьтә Татар табигатьне саклау районара прокуратурасы прокуроры Вәлиәхмәтов А.Р. тарафыннан табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү уздырылачак.