Хәзерге тормыш үз стандартларын куя: базар икътисады шартларында кешегә теләсә кайсы яшьтә уңышлы булу өчен финанс грамоталы булырга кирәк. Шуңа күрә икътисади белем нигезләрен өйрәтүне инде балалар бакчасында башларга кирәк, чөнки акча һәм аларны куллану турындагы күзаллаулар мәктәпкәчә яшьтә формалаша башлый.
12 февраль көнне Балтачта йөзү буенча егет-кызлар арасында интернациональ сугышчылар истәлегенә ачык фестиваль узды. Спорт мәктәбенә йөрүче йөзүчеләребез дә әлеге фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Балык Бистәсе, Мамадыш, Кукмара, Саба, Балтач, Теләче районнарыннан 90 нан артык спортчы катнашты әлеге ярышларда.
Биредә Балыклы башлангыч мәктәбе укучылары Кәримов С. Һәм Сибгатуллин И. катнашты . 4 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Ильяс призер булды. Укытучысы Сафиуллина Әминә Тимергалиевна. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз.
8 февраль көнне районның белем бирү оешмалары җитәкчеләре Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре Домолазов Сергей Михайлович һәм эшмәкәр Насретдинов Артур Камил улы белән Башкарма комитет җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы катнашында узган очрашуда катнаштылар. Очрашу барышында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.
11-13 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Олы Кибәхуҗа, Балыклы башлангыч, Баландыш төп, Иске Җөри, Олы Мәтәскә һәм Олы Мишә урта мәктәпләреннән 9 укучыдан торган команда катнашты.
13 февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбендә «Мөһим сөйләшү» дәресләре кысаларында Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар Ф.И. Шаляпин тормышының төп фактлары белән таныштылар, әңгәмәдә актив катнаштылар
11 февраль көнне Теләче чаңгы базасында ”Татарстан чаңгы юллары -2023” дип исемләнгән чаңгы ярышлары булып үтте. Бу ярышта безнең Баландыш төп мәктәбеннән абыйлы- энеле Ибрахим һэм Габдерәхим Хайретдиновлар катнашты. 7 сыйныфта укучы Ибрахим 1 урынны яулады. Аны уңышлары белән котлыйбыз!
Районда эшлэуче дэулэт техник кузэтчелек органы эшчэнлегенен топ юнэлеше булып, элеге жирлектэ булган трактор, узйорешле машиналар хэм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешелэр сэлэмэтлегенэ хэм аларнын милкенэ зыян китермэу тора.
2023 елның 11 февралендә чаңгы базасында ОДМС һәм СМ «Теләче» белән берлектә «Татарстан чаңгы юлы - 2023»район ярышлары уздырылды. Ярышларда район мәктәпләреннән 94 укучы катнашты.
2023 елның 06-10 февралендә Олы Суходол (Түбән Новгород өлкәсе) авылында балаларга өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның яшүсмерләр командасы, 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында "Мини-футбол - мәктәпкә" Бөтенроссия проектының финал этабында катнашты. Команда составы: Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Әхмәтвәлиев Гадел, Муликов Данияр, Мортазин Камил, Бәйрәмов Таһир, Сөнгатуллин Әмир, Мөхәммәтшин Ралиф, Фатыйхов Руслан.