ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

11-12 февраль көннәрендә Казанның Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре 2023 " яшүсмерләр турнирының 1 этабы узды. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагоглары Рәмис Рәфис улы Галимҗанов һәм Данил Илгиз  улы Галимов тәрбияләгән балалар  катнашты.

12 февраль көнне Кукмарада Илдар Гаяз улы Бадрутдинов  истәлегенә волейбол буенча 2007-2008 нче елгы кызлар арасында ачык Кукмара районы турниры узды. Ярышларда  Уржум,  Теләче, Минзәлә, Кукмара-1,Кукмара-2 командалары катнашты. Безнең район данын  тренерлар Зәкиев Әзгам, Гәбделхәев Рәшит  кулы астында шөгыльләнүче Теләче,  Шәтке урта мәктәбе кызлары  яклады. Безнең спорт мәктәбе кызлары  3 урынга лаек булды.

"Нина Павлованың китапларын уку" дигән VII Төбәкара акция  галим, биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың туган көне һәм Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан уздырыла. Бу акция кысаларында, Шармыш авыл китапханәчесе "Өлкәннәр дә, балалар да табигать өчен җаваплы" чарасы үткәрде.

9 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә Фәнис Яруллинның тууына 85 ел булу уңаеннан “Җилкәннәр җилдә сынала, кеше - тормышта” дип исемләнгән  әдәби кичә үткәрелде. Балалар язучының балачагы, мәктәп һәм яшүсмер еллары белән таныштылар, аның күңелендә шигъриятнең ничек барлыкка килүе һәм яшәве турында белделәр.

Дөнья әдәбиятында исемнәрен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик күп. Ләкин, иле өчен кәрәшеп башын салган, исемен фашист лагерьларында язылган шигырьләр һәм җырлар белән мәңгеләштергән, Муса Җәлил кебек геройлар бармак белән санарлык. 10 февраль көнне Шармыш авыл китапханәсе укучылар өчен "Мәңге халык күңелендә" күргәзмәсен тәкъдим итте, анда әдипнең шигырьләр җыентыгы, замандашлары аның турында хатирәләре тупланган китаплар урын алды.  Көн дәвамында аның тормышы, эше һәм үлемсез батырлыгы турында аерым сөйләшүләр үткәрелде. Шулай ук, шагыйрьне искә алып "Ирекле җилләр" дип исемләнгән уку акциясе игълан ителде.

Балалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат  туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Балаларның кызыксынулары уен аша формалаша. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә дә балалар өстәл уеннары уйнарга яраталар. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, игътибарлыклары да арта.

9 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Нәни энҗеләр” дип аталган иҗади конкурс узды. Конкурс өч өлештән торды. Беренче өлештә балалар үзләре белән таныштырып чыгыш ясадылар. Икенче өлеш концерт номерлары һәм өченче өлеш гаиләнен гореф- гадәтләре турында чыгыш булды. Әлеге конкурста Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да чыгыш ясады. Конкурс бик күңелле үтте.

8 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә яраткан язучыбыз Татарстаннын халык шагыйре, М.Җәлил, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинга-85 ел тулу уңаенан “Фәнис Яруллинның иҗаты күпкырлы” темасы белән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә күренекле язучыбызның иҗатын һәм тормыш юлын яктыртучы китаплар урын алды. 46 исемдәге китап авторы Фәнис Яруллинның әсәрләре бүгенге көндә дә китап укучылар тарафыннан яратып укылалар.

7 февраль ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн уңаеннан Сауш авыл китапханәсендә «Минем Республика символлары» дигән  темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Шул уңайдан Татарстан Республикасы гербы Дәүләт символының  1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан раслануы турында әйтелде. КатнашучыларгаТатарстан гербы- игелек, гаделлек, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне чагылдыруы турында сөйләнелде.

 Татар халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан Баландыш  авыл китапханәсендә «Яза шагыйрь, каурый каләм алып фәрештәнең ап-ак канатыннан» дигән әдәби сәгать  уздырылды. Чара барышында китапханәче укучыларны язучы, шагыйрь, прозаик һәм драматург Яруллин Фәнис Гатаулла улының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның татар әдәбиятына керткән зур өлеше, абруйлы әдәби премияләре турында сөйләде. Язучының китапларына, әдәбиятка күзәтү ясалды.  Чара ахырында презентация күрсәтелеп, шагыйрьнең шигырьләре укылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International