ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Россиядә һәр ел саен 8 февральдә "Россия фәне көне" билгеләп үтелә. Фән казанышлары һәм дөньяның танылган галимнәре белән таныштыру максатыннан Теләче муниципаль районының «Родник» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Фәхриева Әлфинә әлеге датага багышланган стенд әзерләде.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы "Ак калфак"татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Теләче бүлеге һәм мәгариф бүлеге белән берлектә район күләмендә өченче тапкыр“Нәни энҗеләр” бәйгесен уздырды.

Үзәк авыл китапханәсендә фольклор-экологик экскурсия булып узды. Укучылар халык календаре, “Авыл җыены” бәйрәме белән таныштылар. Ата-бабаларыбыз нинди борынгы рус һәм татар халык уеннарының уйнаганын белделәр. "Пословица не даром молвится" дип исемләнгән викторинада катнаштылар. Балалар әби-бабаларыбызның балачак иленә рәхәтләнеп сәяхәт кылдылар, борынгы уеннарның төрлелегенә гаҗәпләнделәр, бу күңел ачуларның җылысын һәм шатлыгын тойдылар.

Үзәк авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә, «Хобби или призвание» дип исемләнгән яшүсмерләр өчен һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды. Һөнәр сайлау - һәр яшь кеше алдында торган иң җитди адымнарның берсе. Өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлаганда төп проблема булып еш кына нинди һөнәрләр барлыгы, теге яки бу һөнәр вәкилләре конкрет нәрсә белән шөгыльләнүләре һәм төрле һөнәр белгечләренә нинди таләпләр куелуы турында мәгълүматны белмәү тора.  Балаларга һөнәр сайлау, заманча белгечлекләр белән танышу турында презентация тәкъдим ителде. Шулай ук барысы да тематик аралашуда актив катнаштылар һәм тест сорауларына җавап бирделәр.


10
февраль, 2023 ел
җомга

10 февраль көнне МББУ-Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең «Воспитать человека»дигән һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Анда белем бирү учреждениеләренең биш педагог-оештыручысы катнашты. Жюри конкурсантларны ике номинация буенча бәяләде.

Китапханәче укучыларны язучы Нина Михайловна Павлованың биографиясе белән таныштырды, аның селекция эшчәнлеге турында сөйләде. Катнашучылар Н. Павлованың әсәрләре белән таныштылар һәм «Кышкы әкиятләр» җыентыгыннан «Сестры шишки» һәм «Живая бусинка» әкиятләрен тыңладылар. Чара ахырында балалар укыганнары турында фикер алыштылар һәм Н.М. Павлованың китаплары әйләнә-тирәбездәге табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән, - дигән гомуми нәтиҗәгә килделәр.

9 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган “Китап битләрендә язмышлар» дип исемләнгән шигъри уку оештырылды.

9 нчы февраль көнне Кукмара районының Г.Х. Хәбибрахманов исемендәге Олыяз авылы гомуми белем бирү мәктәбендә 2 республикакүләм  “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Бу чарада Балыклы башлангыч мәктәбенең  2 нче  сыйныф укучысы Кәримова Асилә уңышлы чыгыш ясады һәм 3 нче урынга лаек булды Җитәкчесе- Сибгатуллина А.Т. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Һәр елны 8 февраль - яшь герой-антифашистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә, чөнки  дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган. Шушы дата уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән патриотик сәгать уздырылды .

4 февральдә рус язучысы Михаил Михайлович Пришвинның туган көне. Михаил Пришвин - XX гасыр рус әдәбияты классигы. Аның әсәрләрендә туган якның табигате зур роль уйный. Кешеләр генә түгел, кошлар һәм хайваннар да әдәби геройлар булып тора. 2 февраль көнне Ачы авыл китапханәсендә язучының юбилее уңаеннан "Китап битләрендә хайваннар һәм кошлар" исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International