ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Көн конкурстан башланып китте, балалар командаларга бүленеп, үзләренең яраткан әсәрләрен исләренә төшереп, өйрәнгән җырларын башкардылар. Кыскасы, көннең башлангычы бик күңелле һәм иҗади үтте. Конкурс форматы балаларның активлыгын арттырды, аларның әсәрләргә булган мәхәббәтен яңартты.

Чара барышында китапханә хезмәткәрләре җирнең экологик торышы турында мәгълүмат бирделәр. Яшүсмерләр белән бергә экологик проблемалар: һаваның, суның, урманнарның пычрануы, янгыннарның ешаюы турында фикер алыштылар. Балалар табигатьне киләсе буыннар өчен саклап калу өчен көчләреннән килгәнчә ничек ярдәм итә алулары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.


6
август, 2025 ел
чәршәмбе

Аның төп максаты балаларны әкиятләргә тартудан гыйбарәт, чөнки, нәкъ менә әкият аша балалар яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм хыянәт, кыюлык һәм куркаклык турында беренче күзаллауларын алалар.                 

Табигатькә сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү — безнең киләчәк буын өчен зур әһәмияткә ия.

Икенче көн “Теләче” үсемлекләр питомнигына сәяхәт кылудан башланды. Балалар андагы үсүче чәчәкләр, төрледән-төрле декоратив куаклар, агачлар белән таныштылар.


5
август, 2025 ел
сишәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 14 августында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


4
август, 2025 ел
дүшәмбе

Библиолагерь балалар өчен китапларны ярату, иҗади сәләтләрен үстерү һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Ул 4-8 август көннәрендә «Киләчәк» яшьләр үзәгендә үтә. Лагерьның беренче көне «День знакомств/Танышу көне» дип аталды. Балалар бер-берсе белән күңелле уеннар уйнап таныштылар, үзләренең кызыксынулары турында сөйләделәр. Шулай ук алар «Жиңү аллеясы» паркына сәяхәт кылдылар. Паркның тарихын белделәр, үзләренә күп мәгълүмәт тупладылар. Ахырдан «Җәйнең хуш исләре» дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде. Бу дәрес балаларга җәйнең матурлыгын һәм табигатьнең байлыгын тоярга, җәйге мизгелләрне истә калдыру өчен искиткеч мөмкинлек булды. Кыскасы, лагерьның беренче көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.

Китапханә буйлап экскурсия үткәндә китапханәче аларны  китаплар, аларның урнашу тәртибе, каталог, вакытлы матбугат исемлеге белән таныштырды. Шулай ук Балалар районыбыздан чыккан  танылган язучылар, галимнәр, җырчылар, артистлар һәм башка күренекле шәхесләр турында белделәр.


1
август, 2025 ел
җомга

Коррупциягә каршы көрәш — бу барыбызның да бурычы. Безнең җәмгыятьтә гаделлек, ачыклык һәм җаваплылык принципларын ныгыту өчен актив катнашу мөһим. Бу, үз чиратында, коррупцияне киметүгә һәм җәмгыятьнең тотрыклылыгын арттыруга ярдәм итәчәк.
            31 июль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә коррупция, ришвәтчелек темасына багышланган “Стоп, коррупция!” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм күргәзмәгә куелган вакытлы матбугат материалларына күзәтү ясалды. Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция темасын чагылдырылган Гогольның «Ревизор», «Мертвые души»,  Островскийның «Гроза. Бесприданница», Достоевскийның «Преступление и наказание»  һ. б. әсәрләре урын алды.

Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! 24 июль көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчесе саф һавада "Китап белән бергә кояшлы җәйгә" дип исемләнгән әдәби уку үткәрде. Әлеге чарада балалар үзләренең яраткан китапларын бик теләп укыдылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Әлеге дәреснең максаты  укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү иде. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International