Халыклар бердәмлеге көне — безнең данлы тарихыбызны искә алу, ватанпәрвәрлек гореф-гадәтләрен гәүдәләндерү, Россиянең күпмилләтле халкы хаклы рәвештә горурлана торган уртак максатлар тирәсендә үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек символы. 2 ноябрьдә Айдар авылы китапханәсендә әлеге истәлекле көнгә багышланган «Бердәмлектә Ватан көчле» дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм аралашу сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар бәйрәмнең асылы, килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат алдылар. Кешеләр тарих дәресләрен онытырга тиеш түгел: Россия бердәм булганда гына көчле! Нәкъ менә шуңа күрә Россиядә шундый мөһим бәйрәм бар — Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн — батырлык, бердәмлек һәм бер-беребезгә ярдәм итү бәйрәме, ул безгә бергә булуның әһәмиятен искәртә.