ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2025 ел
якшәмбе

Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары, үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.
Шушы максат белән, Баландыш авылы китапханәсе «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче балалар белән берлектә милли бәйрәм – Сабантуйга бирнә җыю оештырылды.

Бу китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме генә түгел, бу китап укуны яраткан һәркемнең бәйрәме. Китапханәләр көне кысаларында Шәтке авылы китапханәсендә «Китапханә иленә сәяхәт» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, китапның әһәмияте һәм китапханәнең бүгенге дөньядагы роле турында сөйләде. Шулай ук китапның төзелеше белән таныштырылды, балалар тышлыкның ни өчен кирәклеген, беренче битнең ничек аталуын, баш биттән нәрсә белергә мөмкинлеген, сүзлекләр, энциклопедияләр турында белделәр.

Патриотизм рухы белән сугарылган бу көнне мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре, «Алдынгылар хәрәкәте» нең яшь активистлары белән бергә, Дан аллеясында урнашкан «Бөтен буын чик сакчылары» монументын карап, геройларны искә алдылар. Чик буе хезмәтенең кырыс мәктәбен үткән якташлары белән җылы очрашу балалар өчен батырлык һәм Ватанга тугрылык дәресе булды.

Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары Сабантуй аладыннан уздырыла торган​, “Бирнә җыю” йоласы белән якыннан таныштылар: алар бакча тирәсендәге йортларда яшәүчеләрдән, бәйрәмгә бүләк җыйдылар.Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр балаларны татар халкының милли йолалары белән таныштыруга зур игьтибар бирәләр, шул йолаларны көнкүрештә кулланнырга да өйрәтәләр. Балачактагы хәтер гомер буена саклана диләр.

Чарада катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр, сорауларга җавап бирделәр. «Китапханәләр һәм китапханәчеләр» бүлегендә катнашучылар кешелекнең беренче китапханәләренең барлыкка килү тарихы һәм китапханәләрнең бүгенге торышы турында фикер алыштылар. «Китаплар төрле була» бүлегендә – китап төрләре һәм аларның басмалары турындагы сорау - җавап биремен үтәделәр. «Таныш һәм ят кешеләр», «Язучылар һәм аларның геройлары» бүлегендә уенчылар танылган язучыларны, әсәрләрне һәм әдәби геройларны искә алдылар. Уен китапның төп өлешләре турында сөйләшкән «Китаплар төзелеше» бүлеге белән тәмамланды.

26 май көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Бөтенроссия китапханәләр көненә багышлап, Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән берлектә #СилаКниги акциясе кысаларында «Китап алам кулыма» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.                                                                                                                     Чара барышында балалар белән татар халык әкияте «Таңбатыр» искә төшерелде. Укучылар үзләре дә хәзерге вакытта яратып укыган әкиятләре белән уртаклаштылар. Әлеге акциянең төп максаты - китап укучылар санын арттыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү. Ахырдан укучылар җәйге каникул чорында уку өчен үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып алдылар.   

Әдәби батл - ул иң актив һәм талантлы яшь укучылар ярышы. Викторина төрле биремнәрне үз эченә ала: китапларның сюжеты турындагы сораулардан алып персонажлар турындагы табышмакларга кадәр. Әдәбият белемендә 2 команда көч сынашты. Чара барышында катнашучылар яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук үз җаваплары турында актив фикер алыштылар һәм укыган әсәрләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар укуны популярлаштыруга гына түгел, яшьләр арасында әдәбиятка кызыксынуны үстерергә дә ярдәм итә.

Һәр чыганакның үз тарихы һәм үз характеры. Безнең ата-бабаларыбыз елга-күлләр буенда авыллар төзегәннәр, чөнки су булган җирдә тормыш кайный. Чишмәләр - чисталык һәм сафлык символы. Олы Мәтәскә авылы да бик матур һәм чишмәләргә бай. Аның тирәсендәге кырлар һәм көтүлекләр, ә чишмәләрне санап бетерерлек түгел! Кая гына барсаң да, аларның чылтыраган тавышларын ишетәсең. Чишмәләрне тәртипкә китерү максатыннан, 25 май көнне авыл мәдәният хезмәткәрләре «Табигатькә ярдәм итик!» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Акциядә клуб берләшмәләренә йөрүче укучылар катнашты.  Алар чишмәләр тирәсен чистарттылар һәм чәчәкләр утырттылар.


28
май, 2025 ел
чәршәмбе

Чарада балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, славян әлифбасын булдыручылар – абыйлы - энеле Кирилл һәм Мефодий белән таныштылар. Чарада катнашучылар «Рус язуының чыганаклары» мультимедиа презентациясен карап, бәйрәм тарихына сәяхәт ясадылар. Балалар үзләренең белемнәрен «Мәкальне дәвам ит», «Бөтен сүзләр бер хәрефкә», «Җыючы» конкурсларында сынадылар, халык әкиятләре сюжетларын искә төшерделәр, тиз сөйләм конкурсында катнаштылар.  


27
май, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Хуҗина Р.Г., Минһаҗева Г.Р., Хафизова Н. Р. белән бергә СВОда катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар штабына экскурсия ясадылар , анда балалар гуманитар ярдәм пакетлары формалаштырырга өйрәнделәр, этикеткалар ябыштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International