22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Алан авыл китапханәсе балаларны "Дәүләт символлары"дип исемләнгән патриотик сәгатькә чакырды.Чара барышында балалар флагның барлыкка килү һәм раслану тарихы белән таныштылар,аның төсләренең нәрсә символлаштыруын,кайчан һәм нинди шартларда эленеп торуын белделәр.Шулай ук Россиянең матрешка,балалайка,самавыр кебек рәсми булмаган символлары турында белделәр.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан "Россия Федерациясе Дәүләт флагы турында беләсеңме?” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Алар балаларны илнең дәүләт символлары тарихы белән таныштырдылар, флагның һәр төсен символлаштыра һәм нинди очракларда аны күтәрәләр мкәнен аңлаттылар. Чара ахырында балалар Россия флагы шаблонын тиешле төсләргә буядылар.
Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәчесе, тәрбияче белән берлектә, "Россия флаглары безнең горурлыгыбыз" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Мәгълүмати сәгать барышында яшь укучыларыбыз илнең дәүләт символикасы белән таныштылар. Яшь рәссамнар үзләренең иҗади планнарын уңышлы тормышка ашырдылар, төрле төстәге акбурлар ярдәмендә асфальтта матур рәсемнәр ясадылар.
22 август көнне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Казаклар авыл китапханәсе “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында «Россия Флагы төсләре» дип исемләнгән флешмобка кушылды.
Балаларга дәүләт символларының тарихы, флагның өч төсе һәм гражданнар тормышында аның әһәмияте турында аңлатып үтелде. Балалар Россия флагы темасы буенча сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр.
Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Шул уңайдан 21 август көнне Максабаш авыл китапханәсендә “Ил символларында – Ватан тарихы” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче бәйрәм тарихы, Россия дәүләт символларының мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләде. Ул балаларга Россиядә беренче тапкыр дәүләт флагының кайчан барлыкка килүе һәм аны кем кертүе турында аңлатты. Чара мастер-класс белән тәмамланды, балалар үз куллары белән Россия әләмен ясадылар.
23 августта Россиядә Хәрби дан көне - 1943 елгы Курск сугышында немец-фашист гаскәрләре тар-мар ителгән көн билгеләп үтелә. Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Герой шәһәр - Курск” дигән викторина үткәрелде.
Балалар атаклы Дуга сугышның тарихы белән таныштылар, сугыш турында документаль хроник кадрлар карадылар. Викторина китапханә фондында булган Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар карау белән тәмамланды.
Компьютер техникасының цивилизация үсешенә керткән зур өлешенә карамастан, аның кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясавын да онытмаска кирәк. Компьютердан зыян бармы һәм ул нәрсә белән куркыныч булырга мөмкин? Без балалар белән бу сорауга җавап табарга тырыштык. Казаклар авыл китапханәсендә "Компьютер һәм сәламәтлек" дип исемләнгән әңгәмә узды. Чарада балаларга сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм гармонияле шәхесне үстерү өчен сәламәтлекнең әһәмияте аңлатылды. Укучылар белән "Компьютер дусмы, дошманмы?" исемле презентация ярдәмендә, компьютер белән эшләгәндә сәламәтлек өчен зыяны һәм аны булдырмас өчен нинди күнегүләр кулланырга кирәклеген ачыкладык.
Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Без – табигать балалары” дигән темага экологик дәрес үткәрде. Дәреснең беренче өлешендә авылыбыз тарихы, елгаларыбыз, чишмәләребез турында, аларның бүгенге көндә яшәеше, шулай ук укучыларга таныш булмаган, тарихта гына калган, кешеләрнең табигатькә битарафлыгы сәбәпле юкка чыккан сулыкларыбыз турында сөйләдек.
22 август көнне ел саен илебездә Россия Федерациясе флагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 21 август көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе балалар мәйданчыгында китап укучылар өчен «Россия Флагы - безнең горурлыгыбыз» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче бәйрәм тарихы, дәүләт символлары турында сөйләде. Китап укучылар Дәүләт флагы тарихы турындагы сорауларга җавап бирделәр, Россия символлары турында табышмаклар чиштеләр.
Өч төстәге Россия флагы беренче тапкыр рәсми рәвештә 1991 елның 22 августында Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасы бинасы өстенә беркетелә. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә «Син безнең горурлыгыбыз, өч төсле байрак» дигән исем астында рәсем конкурсы үткәрелде. Россия Дәүләт флагының тарихы, ил халкы тормышындагы роле нинди? Үткәрелгән чарада балалар бу хакта бик күп мәгълүмат белделәр.