Шахмат кешенең иҗади активлыгын үз-үзләрен күрсәтү ысулы буларак кирәк. Күкчә авыл китапханәсендә «Шахмат уйнау дәресе»дигән темага дәрес үткәрелде. Халыкара шахмат көнендә балаларның шахмат уены белән кызыксынуы формалаштырылды. Балалар шахмат тактасы, шахмат кыры, шахмат фигурасы, фигура барышы, алу, башлангыч позиция, шахмат тактасында фигуралар белән эшләү кебек төп шахмат төшенчәләрен үзләштерергә өйрәнделәр. Китапханәче шахмат уены вакытында партнерларның үз-үзләрен тотышы кагыйдәләре белән таныштырды, шахмат партиясе вакытында балаларны әлеге кагыйдәләр нигезендә эшләргә өйрәтте.
17 август көнне Алан авылы китапханәсе,җәйге ялдан соң,үзенең китап укучы дусларына яңа китаплардан торган “Таныш булыгыз, яңа китаплар!” исемле күргәзмә тәкъдим итте. Бу көнне китап укучыларның китапханәгә килгән яңа әдәбият белән көтеп алынган очрашуы булды. Күргәзмә караганнан соң һәркем үзен кызыксындырган, төрле жанрдагы китапларны сайлап алды.
Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре «Книги-Донбассу» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциянең максаты-Донецк һәм Луганск халык республикалары китапханәләре фондларын тулыландыру. Донбасста яшәүчеләрнең әдәбиятка ихтыяҗы зур. Китаплар җыюда китапханәчеләр классик, тарихи, балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятына, патриотик тәрбия бирү китапларына аерым игътибар бирделәр.
Янә битлек кияр чак! Белгечләр коронавирусның тормышыбызга кабат әйләнеп кайтуы турында кисәтә. Республикада ковид йоктыручылар саны тәүлек саен артканнан-арта бара. Президент кушуы буенча республикада коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб кабат эшли башлады.
Хөрмәтле райондашлар, якташлар чын күңелдән сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы да булып тора. Без төбәгебезнең байлыгы, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз.
2022 елның 24 август көнендә Олы Мишә авылында яшәүче тыл ветераны Килимуллина Зөләйхә Хан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Зөләйхә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Теләче районы башлыгының урынбасары Айрат Фатхуллин hәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов Зөләйхә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2022 елның 24 августында район мәдәният йортында «Цифрлаштыру чорында укыту һәм тәрбия: чакырулар, проблемалар, чишелешләр» темасына традицион август педагогика конференциясе булып узды. Төп доклад белән Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна чыгыш ясады.
22 августа представитель Тюлячинского родительского комитета Гараева Рушания Ринатовна и заведующая детским садом" Аленушка "Давлетшина Алиса Нурисламовна снялись в передаче «Наша республика, наше действие» на канале ТНВ. Основные темы, рассмотренные в ходе беседы: введение в школах уроков "разговор о важном", введение уроков по работе с финансами с 1-го класса, начало каждой учебной недели с пением гимна и поднятием флага.
22 август көнне Теләче муниципаль районы Теләче авылы паркында, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне бәйрәме белән берлектә, беренче сыйныф укучылары һәм 2-5 сыйныф укучылары өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында, аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашында тантаналы чара узды.
Укучылар өчен "Безнең район язучылары иҗаты" дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Якташларыбызның китаплары турында шәхси әңгәмәләр үткәрелде, әсәрләрдән өзекләр укылды. Балалар белән Фәнил Галиев, Фатих Хөсни, Сәйдә Зыялы, Мәхмүт Максуд, Рашат Низамиев иҗаты турында әңгәмә үткәрелде.Укучылар бу язучыларның тормышыннан, аларның әдәби эшчәнлегеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр.