Мөнәҗәтләр электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлыкны, яхшылыкны, тәкъвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Китапханәбездә узган мөнәҗәтләр кичәсе дә менә шушы максатларны күздә тотып оештырылды.
2 августта Шармаш авыл китапханәсе китапханәчесе яшь китап укучылар белән "Спорт, матурлык, сәламәтлек" дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрде.
Десантчылар - көчле рухлы ир-атлар, илгә тугрылыклы кешеләр. Теләчелеләр арасында Әфганстан, Чечня һәм башка “кайнар нокталарны” узган десантчылар да аз түгел. Аларның сугышчан казанышлары районыбызның үсеп килүче буыны өчен лаеклы партиотизм һәм армия даны үрнәге булып тора. Десантчылар бүген дә дәүләт әһәмиятендәге катлаулы һәм җаваплы бурычларны югары профессиональлек һәм кыюлык, батырлык һәм намуслылык белән үтиләр.
2022 елның 1 август көнендә Үзәк бистәсендә яшәүче тыл ветераны Әүhәдиева Фәридә Гәрәй кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фәридә апага Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсе тапшырылды. Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов Фәридә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды.
Җәй дәвам итә. Җәйге айларда балалар бакчасында төп бурычларның берсе- балаларны сәламәтлекләрен ныгыту һәм аларның физик сыйфатларны үстерү.
Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә. Татар халкының "Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың" дигән мәкальле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Шушы хезмәт тәрбиясен истә тотып зурлар төркеме балалары, тәрбияче Исхакова Л.Ф. белән , үзләре утырткан бакча культураларының түтәленнән чүп утадылар һәм аларга су сиптеләр. Бердәм башланган, күмәк эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Менә кыярлар да өлгерде...
Балалар Нептунга суда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Кояш һәм Нептун балаларга су, елгалар, күлләр турында гыйбрәтле табышмаклар әйттеләр. Балалар төрле күңелле уеннар уйнадылар, бәйрәм шатлык һәм яхшы кәеф атмосферасында үтте.
Хаҗ – ислам диненең бер шарты. Зөлхиҗҗә аенда Мәккә шәһәренә Кәгъбәтулла янына барып, шушы гыйбадәтне үтәүче райондашларыбыз артканнан-арта.
Сауш авыл мәдәният йорты территориясендә "Хәрәкәт-ул тормыш, кагыйдәләр буенча булганда" дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе һәм эстафета үткәрелде.
Сауш авыл мәдәният йортында балалар белән терроризм темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Очрашуны ачып, Алсу Госмановна терроризм һәм радикализм социаль челтәрләрдәге төркем аша таралуның аеруча куркыныч булуын ассызыклады, һәм әңгәмәдә актив катнашкан катнашучыларның барлык сорауларына җавап бирде.
Шулай ук ул яшьләргә һәм балаларга терроризмның нәрсә икәнлеге һәм «Интернет»челтәрендә терроризм идеологиясенә ничек каршы торуы турында сөйләде. Әңгәмә ахырында яшь катнашучыларга террорлык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тормышны саклап калу өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.