ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген бик күп җырлар, биюләр, уеннар булды, аларда, әлбәттә, дуслык җиңде, яхшы кәеф хөкем сөрде.Балалар дуслыкның ял көннәре булмый икән, бер – берсенә ярдәм итәргә, уенчыклар белән көн саен бүлешергә, үпкәләмәскә , дигән нәтиҗәгә килделәр. Без балаларга ихлас һәм гадел дуслар телибез!

Казаклар авылы китапханәсе бакчасында “Кулчатыр астында китапханә” дип исемләнгән җәйге уку залы  үзенең эшен башлап җибәрде. Ачык һавада китап уку кызыклы һәм файдалы. Үтеп баручы һәр кеше китап укучы булып языла ала. Саф һавада утырып ял итү, газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән танышу күпләрне битараф калдырмас дип ышанасы килә.

Безнең Теләче районының беренче балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга экологик тәрбияне тирәнтен җиткерер өчен  бакчада эшләүче тәрбиячеләребез әлеге эшчәнлекне алгы планга куеп эш итәләр. Бүген  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә  төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләреләре белән бергәлектә табигать почмагына экскурсиягә чыктылар.

Әлеге чараның максаты - буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклап калу һәм балаларда илебез традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Ачы авыл китапханәсендә Россия тарихы белән кызыксынучы китап укучылар өчен "Петр Бөек" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә  Бөек Петр шәхесе, аның гамәлләре, талантлары, шул чор вакыйгалары фонында уңышлары һәм уңышсызлыклары турында китаплар, шулай ук Петр беренчегә багышланган әдәбият тәкъдим ителә. Күргәзмә буенча китапларга күзәтү үткәрелде.

Бүген Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры белән "Сау бул,лагерь!" дип саубуллаштык. Иртәнге гимнастикадан соң "Минем авырлыгым", "Минем буем" темасына әңгәмә узды. Балалар белән соңгы көнне "Кече Сабантуй" оештырдык. Табын көйләп, купата пешереп сыйландык. Көндәлек эшкә йомгак ясалды, балаларны исән - имин өйләренә озаттык.

Әлеге  көннең максаты-рус халык әкиятләре белән танышу барышында Рус милли мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт формалаштыру.Педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр әлеге чараны үткәрүдә актив катнаштылар. Көн дәвамында балаларга әкиятләр укыдылар, тәрбияләнүчеләр аларга иллюстрацияләр карадылар «Йомры икмәк», «Теремкәй» әкиятләрен сәхнәләштерделәр.

Чарада әти-әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр катнашты. Коляскалар парадында тугыз үзенчәлекле коляска тәкъдим ителде.

Бүген Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры "Хәтер көне"нә багышланды. Вожатыйлар бу кайгылы көн турында искә алдылар. Балалар белән документаль фильм каралды. Әңгәмәдән соң балалар белән мәктәп янындагы һәйкәлне чүп - чарлардан чистарттык. Һәйкәлгә уелып язылган авылдашлар исемлеге арасында бабайларыбыз исемнәрен таптык.

Мамадыш шәһәрендә 2005-2006 нче елгы егетләр-кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International