26 майда Мамадыш шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Р.Г., Вафин И. И. җитәкчелегендә 2011-2012 елгы футболчылар командасы «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 1 турында катнашты.
Уен нәтиҗәләре: Теләче-СабАгро 5: 0
Теләче-Олимп Мамадыш 0: 4
2 тур 2 июньдә Биектау шәһәрендә узачак.
Шәдке балалар бакчасының балалары тузганак чәчәген карадылар. Ул табигать белән турыдан – туры аралашудан шатлык хисләре уята, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияли. Балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерә.
25 май көнне Сауш авыл китапханәсендә күренекле язучы Миргазыян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Җиде диңгез кичкән әдип" дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Аның төп максаты - әдипнең шәхесе һәм иҗаты турында тулы мәгьлүмат бирү. Күргәзмәгә язучының китапханә фондында сакланган китап басмалары куелды. Шулай ук Миргазыян Юнысның иҗатын яратучы китап укучылар белән берлектә язучының иҗаты һәм тормыш юлына багышлап әдәби сәгать үткәрелде.
25 май көнне Иске Җөри авылы китапханә хезмәткәрләре “Ак каен” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан “Милли уеннар - тәрбия хәзинәсе” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның максаты булып балаларга милли тәрбия бирү, телебезнең матурлыгын, байлыгын аңлау, кеше өчен газиз булган туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү тора. Тәрбия сәгатендә китапханәчеләр балаларга элек-электән халкыбыз яратып уйный торган “Түбәтәй”, “Капкалы”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Этеп чыгарышлы” уеннар турында сөйләделәр һәм бергәләп аларны уйнадылар.
Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр. Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Дару үләннәре белән таныштыру максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Табигать – тиңсез хазинә” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бу чара берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән үткәрелде. Аларга дару үләннәре турында мәгълүматләр бирелде, мәдәният йорты бакчасында үскәннәрен укучылар үзләре дә танып белделәр.
Олы Мишә урта мәктәбе директоры Баширова Нурия Илдус кызын чираттагы уңышы белән котлыйбыз! Ул Республика күләм татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенә җибәрелгән 3557 видеоязма арасыннан сайлап алынган иде. Нурия Илдус кызы, икенче турга узып 310 катнашучы арасыннан уңышлы чыгыш ясап , 30 май көнне Филармониядә узачак гала концертка чакырылды. Унышлар теләп калабыз үзенә!
Күргәзмәнең төп максаты - китапханәдән файдаланучыларны халкыбызның бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше белән таныштыру иде.
Быел яз аенда каен һәм нарат бөреләре җыелды. Безнең Олы Мишә мәктәбе укучылары да бу чарада актив катнашты. 5 кг нарат бөресе җыеп, 6 сыйныф укучысы Шиһабетдинова Рәмилә республика буенча беренче урын алды. Буген, 25 майда Рәмиләне котлау өчен Татпотребсоюз идарәсе урынбасары Бикбов Ринат Робертович, Татпотребсоюз идарәсе аппаратының хәзерләү бүлеге җитәкчесе Ахметова Сиренә Маратовна, Саба районы кулланучылар җәмгыяте берлегенең кадрлар булеге хезмәткәре Идрисова Эльмира Хамитовна килде. Алар беренчелеккә чыккан укучыбызга Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар, алга таба да мондый чараларда атив катнашырга чакырдылар.
25 май көнне Теләче үзәк китапханәсе татар язучысы, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Татар офыгын киңәйткән әдип» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Аның әсәрләре татар прозасын яңа геройлар — ерак сәяхәтләрнең һәм диңгез киңлекләренең романтикасы белән сугарылган кешеләр белән баеткан. Роман, повесть һәм хикәяләрендә диңгез темасы, туган җир, туган тел язмышы, татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар белән тыгыз үрелеп бара.
Китаплар - алар кешенең иң якын дуслары, авыр вакытларда ярдәмче, киңәш бирүче. Яңа гына табадан төшкән кызыклы китаплар, татар милләтенең асыл затлары – 150 атаклы татар турындагы китап, гомумән алганда һәркемнең күңеленә ятышлы әдәби һәм фәнни әсәрләр үз укучысын көтә.