ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2022 ел
шимбә

Һәр кешенең тормышында иң мөһиме – гаилә! Ул – әти-әни йорты, анда безне якын һәм кадерле кешеләребез һәрвакыт көтә, аңлый. Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. 

Халыкара гаилә көне уңаеннан, 17 май көнне Айдар авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре күп балалы яшь, китап укучы гаиләләрне өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Очрашу барышында китапханәче бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Танылган кешеләрнең гаилә турында канатлы сүзләре, мәкальләр һәм әйтемнәр язылган белешмәлекләр, открыткалар, бүләкләр тапшырылды. Китапханәдә "Гаилә учагында китап җылысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Шушы вакыйга уңаеннан Сауш авыл китапханәсендә "Пионер - барлык балаларга үрнәк" дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү оештырылды. Күргәзмә янында балалар белән герой-пионерлар турында, әңгәмәләр һәм күзәтүләр үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән пионерлар атрибутлары һәм символлары белән таныштылар.

Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, мөхәррирләрне, нәшер итүчеләрне, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, басма таратучыларны берләштерә. Шәтке авылы китапханәсендә 19 майдан “Вакытлы матбугат” дип исемләнгән экспресс -  күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмәдә республикабызда басыла торган журналлар куелды. Теләгән һәркем бу журналларны алып укый ала.

Максаты: газета-журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгъүматларны тормышта файдалану, яңа кайткан китаплар белән таныштыру. Бүгенге көндә Теләче үзәк китапханәсе 50 исемдә газета-журнал алдыра. Китап укучыларыбыз “Российская газета”, “Республика Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак” газеталары, “Сөембикә”, “Гаилә учагы”, “Сельская новь”, “Вокруг света”, “Идел” һ.б. журналлар белән китапханәгә килеп таныша ала.

 Китапханәнең уку залында яңа китаплардан торган “Яңа китаплар дөньясында” дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Алан авылы китапханәсе дә бу юнәлештә актив эш алып бара.
Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.
Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, әдәби образлар аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү, гаиләдә бергәләп китап укуның файдалы якларын ачу максатыннан "Китаплы гаилә - бәхетле гаилә" дип исемләнгән уен-дәрес үткәрелде.

Чыннан да, спиртлы эчемлекләр кешенең үзенә психологик яктан бәйләсә, соңрак аның сәламәтлегенә дә зур зыян сала. 18 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Яшьләр эчүчелеккә каршы" исеме астында түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырдылар. Әңгәмәдә аракының күпме кешенең организмына зарары, гаиләләрнең таркалуы, балаларның гарип-зәгыйфь булып туулары, ата-аналарның, эчкечелеккә бирелеп, балаларын ташлап калдырулары турында сөйләнде.  Исереклек афәтенә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - аннан котылу юлларын эзләү, үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рухында тәрбияләү.

Шул уңайдан  Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев  музеена экскурсия оештырдылар. Һәр музей балага яңа тәэсирләр бүләк итә. Моннан тыш музей күзаллауны киңәйтә, үстерә, үз-үзеңне күрсәтүнең яңа ысулларын табарга ярдәм итә. Музейда балалар КГАУ каршындагы халык театры җитәкчесе, атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Галиевның шәхси әйберләре, фотоальбомнары белән таныштылар.


3
июнь, 2022 ел
җомга

Балаларны яклау көне — бөтен дөнья буенча үткәрелә торган иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Шул уңайдан, Казаклар авыл клубы белән берлектә Казаклар авыл китапханәсе, Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты балалар өчен “Балачак - күңелләрдә мәңге калачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурсларда, кызыклы һәм күңелле уеннарда, эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм барышында балалар татлы ризыклар белән сыйландылар һәм батутларда сикерделәр. Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар. Бүгенге бәйрәм чарасыннан өлкәннәр дә, ​ балалар да бик кәнәгать калдылар.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балалар - кешелекнең бүгенгесе, киләчәге һәм дәвамы. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шул уңайдан 1 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл  мәдәният йорты китапханә  белән берлектә “Күңелле балачак” – дип исемләнгән бәйрәмдә  рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Күк йөзебез һәрчак аяз, балаларыбыз бәхетле булсыннар!

     Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Шул унайдан 1 июнь конне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре    саф һавада балалар өчен мавыктыргыч чара уткәрделәр.  Әлеге чара жыр, бию, уен-көлке белән урелеп барды.  Балалар торле конкурсларда, уеннарда  катнаштылар, булэклэр алдылар. Аларнын йөзлэрендэ кояш балкыды. Барысы да бик канәгать һәм шат иделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International