ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Космонавтика көне илебез һәм бөтен дөнья өчен мөһим көн. Без беренче булып Рус космонавты космоска очуы белән горурланырга тиеш. 13 апрель көнне Ачы мәдәният йортында "космос ерак һәм якын" дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрелде. Балалар космонавтика үсеше тарихы, Ю.А. Гагарин биографиясе белән таныштылар. Чара барышында балалар кешенең космоска беренче очышы, очыш алдыннан әзерлек, конструкторлар, йолдызлар һәм планеталар турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Аннан соң балалар космик викторинада катнаштылар, ракеталар һәм чит планеталылар ясадылар, космик тема буенча сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан барысы да «киттек! " флешмобында катнаштылар»

Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр .Һөнәр - ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе жәмгыятебез өчен бик кирәкле. Шул уңайдан Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре 16 апрель көнне берләшмәгә йөрүче укучылар белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрделәр. Бу әңгәмә “Һөнәрнең һәр кайсы мактауга лаек” дип исемләнгән иде.

СССР Югары Советы Президиумының 1962 нче елның 9 апрелендәге указы нигезендә Советлар Союзында 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләнә башлый. 1961 нче елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балаларга очучылар турында китаптан кызыклы мәгълумәтләр укыдылар. Балалар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

14 апрель көнне Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәгә йөрүче балалар белән  “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз! “ дип исемләнгән уен-викторина үткәрделәр.Чарада катнашучылар кайбер кошларның тормышыннан иң кызыклы мизгелләр, кошларның табигатьнең мөхим өлеше булуы турында белделәр. Балалар үзләре яраткан кошларны рәсемгә төшерделәр.Шулай ук сорауларга җавапларны мәкальләр һәм әйтемнәр, кешенең каурыйлы дуслары турындагы табышмаклар аша искә төшерделәр.

Без, яз килүен түземсезлек белән көтәбез: кар эри, табигать җанлана.  Әмма аның белән бергә эш тә килә. Территорияне җыю күп вакыт һәм тырышлык ала. Аның каравы, бөтен сарыф ителгән хезмәт безгә чистартылган урыннар рәвешендә әйләнеп кайтачак.

     Өмәләрдә катнашу - ул әйләнә-тирә киңлек турында кайгыртуга җәлеп итә торган матур традиция һәм файдалы эш башкарырга  мөмкинлек тә бирә. Апрель аеның һәр  шимбә көнендә Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре субботник оештыралар. Бу атнада да алар авыл клубы территориясенең карларын  тараттылар,тырмаладылар һәм чүптән арындырдылар.

Халыкара спорт комитеты 1999 елда гына шахматларны спорт төре итеп таный. Борынгы шахматлар комарлы уеннар рәтенә кергән, хәзер исә шахматларны салкын акыл белән, һәр адымны ныклап уйлап уйныйлар: бер ялгыш адым партияне бөтенләй икенче юлга кертеп җибәрергә мөмкин. 15 апрель көнне Караширмә авылы клубында балалар арасында шахмат ярышы булып узды. Балалар бу ярышта үзләрен сынатмадылар уйлау, фикерләү сәләтләре ныклы икәнен күрсәттеләр.

2022ел-Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы буларак билгеләп үтелә.Шуны истә тотып мәдәният йортында күптөрле чаралар уздырыла. "Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк" - ди халык.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан,16апрельдә Алан мәдәният йортында "Әбиләрнең серле сандыгы" дип исемләнгән чара үтте.


15
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Шәдке балалар бакчасының  катнаш төркемендә тәрбияче тарафыннан "Язгы ташу вакытында сак булыйк!" – дигән тема буенча презентация күрсәтелде. Балалар зур игътибар белән тыңладылар  һәм  күзәттеләр. Шул уңайдан хөрмәтле әти-әниләрнедә, язгы ташу вакытларында, балаларга аеруча  игътибарлы булырга   чакырабыз.

2022 елның 14 апреленнән 15 апреленә кадәр Буа шәһәрендә өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы һәм Вафин Илнар Илфат улы командасы 2011-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының финал этабында катнаштылар. Команда составы: Мөликов Данияр, Мараков Ислам, Хафизов Данияр, Мортазин Камил, Зәйнетдинов Самир, Заһидуллин Заһид, Хәсәншин Алмаз, Шәйдуллин Илмир, Зәкиев Илмир.

Уен нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 2 нче урынны яуладылар.

Шул уңайдан,  безнең балалар бакчасында  “Табигатьне саклагыз”  дип исемләнгән экологик чара үтте. Кичәнең төп кунаклары  Татарстан Республикасының  биологик ресурслар дәүләт комитетының  “Ашыт” дәүләт  табигать тыюлыгының белгече  Абдрахманова Г.И. кызы һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина А.Р. “Җиребезне саклыйк!” дигән чара уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International