Укучылар бөтен дөнья буенча таралган блоггерларның теләкләрен һәм открыткаларын укыдылар. Почта аша хатларны безнең мәктәп укучылары Көньяк һәм Төньяк Америка, Африка, Австралия, Европа һәм Азия илләреннән, шулай ук Яңа Зеландия, Исландия һәм Мадагаскар утрауларыннан кабул иттеләр. Гомумән алганда, укучыларга 50 дән артык илдән 150 дән артык хат килде. Барлык блогерлар да үз хатларында чит телләрне өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклаганнар.
Яз - бөтен дөнья уяну вакыты гына түгел, чистарыну, сафлану вакыты да булып тора. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында җыелып өмәгә чыгу матур бер традициягә әйләнде. Коллектив белән бердәм, күңелле итеп территориядәге карларны тараттык, чүпләрне җыйдык, тротуарларны себердек. Бердәм булып эшләгәндә вакыт та сизелми үтеп китте. Территориядагы чисталыкка үзебезнең һәм бакчабызга килгән кешеләрнең күңелләре күтәрелә.
Шуны истә тотып, 13 апрель көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Рябинушка" фольклор коллективын космосны үзләштерү тарихына сәяхәт кылырга чакырдылар. Алар 1961 елның 12 апрелендә булган истәлекле вакыйганы искә төшерделәр, Кояш системасы планеталарын әйтеп, космик табышмакларга җаваплар эзләделәр, «В мире звезд и галактик» дип аталган астрономик викторина сорауларына җавап бирделәр. Космос, йолдызлар, күк турында җырлар да искә төшерелде. Кичә бик күңелле үтте.
13 апрель көнне Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендәге Балалар иҗат үзәгендә Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды.
Чара барышында китапханәче балаларны кешелек тарихында булган иң куркыныч сугыш, Совет халкының нинди бәя белән җиңүгә ирешүе турында сөйләп узды. Балалар һәм яшүсмерләр «Дорогая сердцу книга о войне» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән сугыш темасын яктырткан әсәрләр белән танышты. Алар арасында Твардовскийның "Танкман әкияте", С.Алексеевның "Маршал Конев турында хикәяләре" һәм башкалар.
14 апрель көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында “Һәр җырчыга үз өе” дигән исем астында акция булып узды. Балалар әлеге акциядә бик теләп катнаштылар.
14 нче апрель көнне Теләченең 2 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчеләре өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар һәм рус мәдәнияте чыганакларына җәлеп итү чарасы буларак музыка фольклоры" темасына район семинары булып узды. Семинар барышында Теләченең 2 нче балалар бакчасы педагоглары мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләрдә халык фольклоры элементларын куллану буенча чаралар күрсәттеләр һәм чыгышлар ясадылар.
Юрий Гагаринның "Восток"корабле белән Җир тирәли космик сәяхәтенә 61 ел. Шул уңайдан Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен "Кеше - галәмдә" дип исемләнгән танып белү сәгате уздырдылар. Чара вакытында катнашучылар галәм турында фильм карадылар һәм рәсем ясадылар. Шулай ук "Йолдызларга юл" күргәзмәсе белән таныштылар.
Без шимбә көнне коллектив белән өмәгә чыктык. Өмә- электән калган, кешеләрнең барысын бергә җыйган. Апрель ае чисталык таләп итә торган ай. Бөтен дөнья яшәрә, яшелләнә. Ләкин табигать уяну белән без дә игьтибарсыз калмаска тиеш. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыештыру, карлар тарату безнең язгы иң мөһим эшләрдән санала. Бакча тирәсендә кипкән җирләрне себереп, чүпләрен түктек, бакчага кергәндәге агач араларын чистарттык, карлар тараттык.
«Һәр канатлы дуска бер оя» акциясе- кошларга булышу өчен бик яхшы мөмкинлек. Туган якка килү белән канатларын җилпи-җилпи, талпына-талпына, чут-чут итеп сайрый башлаучы яшькелт- кара сыерчыкларга ясаган матур уңайлы, җылы сыерчык оялары бик кирәк.