ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавт Юрий Алексеевич Гагарин.  Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Гагарин космос герое була алды. Ә аның бу хыялы бала вакытында ук туа. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды. Баландыш төп мәктәбе укучылары да бүген  Космонавтика көнен билгеләп үттеләр.

Шул уңайдан без балалар белән рәсем конкурсы игълан иттек. Космонавтика көненә һәм беренче очучы-космонавт, Советлар Союзы Герое Юрий Алексеевич Гагаринга багышланган рәсем конкурсы «Ерак дөньяларга ракеталар оча» дип аталды. Юрий Алексеевич – 1961 елның 12 апрелендә космик киңлеккә очкан тарихта беренче кеше. Конкурста башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Һәр бала үзенең фантазиясен эшкә җигеп рәсем ясап килде. Бу безнең ел саен үткәрелеп килә торган чарабыз. Балалар  бәйрәмне конкурсларны көтеп алалар һәм бик теләп катнашалар.

   Теләче 1нче балалар бакчасында “Экологик культура формалаштыру чарасы буларак проект эшчәнлеге” исеме астында семинар- практикум узды: педагоглар балалар белән, табигый ресурсларын саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән, танып-белү шөгыльләре, уеннар үткәрде, инсценировкалар куелды. Бу көнне безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Сагыйтова Д.В. “Балаларга экологик тәрбия бирүнең әһәмияте” дигән темага чыгыш ясады. Шулай ук бу көнне Теләче балалар бакчасына Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре килде. Алар  балалар катнашында узган чараларны карадылар һәм әйләнә-тирәдәге экологияне саклау турында әңгәмәләр уздырдылар.

12 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә космонавтикага багышланган  сыйныф сәгатьләре үтте. Чара барышында укучылар  космоска беренче очучылар турында, беренче космонавт Ю.А.Гагарин турында мәгълүмат алдылар, презентация карадылар. Балаларны галәм серләре белән астрономия фәне укытучысы Давлетшин М.Ә. таныштырды.

8 апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Галимова Н. Ф. республика күләм «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурсның беренче этабында катнашып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлтелгән "Син яхшы бел рус телен һәм онытма үз телең!" проектын тәкъдим итте.

Олы Мишә урта мәктәбендә "Сыерчык оясы" акциясе үтте. Бу акцияне "Экологик патруль"түгәрәгенә йөрүче укучылар оештырды. Мәктәбебез укучылары, бу экологик тәрбия бирүче акциягә, теләп кушылдылар. Укучылар ясаган сыерчык оялары мәктәп территориясенә урнаштырылды. Сыерчыкларны яңа оялар көтеп тора. Укучыларга рәхмәт сүзләре , ә кошларга "Рәхим итегез!" -дип әйтәсе килә.

10 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында, балалар язучысы Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан, аның иҗатына багышланган “Хыялый галәм йолдызы” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Катнашучылар аның иҗаты һәм китаплары белән таныштылар. Язучының «Аппак белән шапшак», «Каен алмалары», «Колаклы коймаклар» исемле китапларыннан шигырьләр кычкырып укылды. Аның балалар өчен язылган шигырь һәм хикәяләре рус, инглиз, әзербәйҗан, чуаш, төрек телләренә тәрҗемә ителгән.  Йолдыз Шәрәпова балалар күңелентоя белә. Йөгерек тел белән язылган шигырләрендә юмор, гыйбрәт, моңсулык табигый рәвештә үрелеп бара.  

8 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Батырлык дәресе үткәрелде. 8-11 сыйныф укучылары махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр турында видео карадылар.

2022 елның 9 апрелендә Теләче муниципаль районы белем бирү оешмаларында традицион «Тоталь диктант» акциясе узды. Акциядә 300дән артык кеше катнашты. Районның һәр кешесе үзен рус телен белүдә сынап карый алды.

2022 елның 9-10 апрелендә Питрәч районында «Волейбол мәктәп Лигасы» турнирының зона этабы узды, анда 8 район катнашты: Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара, Саба, Теләче һәм Питрәч районнары командалары. Алар ике мәйданчыкта уйнадылар: спорт мәктәбе залында һәм Питрәч икенче мәктәбендә. Безнең районның кызлар командасын-Шәтке урта мәктәбе, ә егетләр командасын – Теләче урта мәктәбе тәкъдим итте. Кызлар командасы бу турнирда беренче урынны яулады! Аларны котлыйбыз, алдагы ярышларда да зур уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International