Космонавтика Көне-12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Безнең балалар бакчасында гадәттәгечә "Космос" көне уза. Бүген тәрбияләнүчеләр Космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар. Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясадылар.
12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.
Бөтендөнья авиациясе һәм космонавтика көне алдыннан, 10 апрельдә, Шармыш авылы китапханәсендә укучылар "Космонавт булырга теләсәгез, күп нәрсәне белергә кирәк!" дигән исем астында космонавтика тарихына экскурсия ясадылар. Катнашучылар космос өйрәнү тарихын тәкъдим иткән видеоролик карады.
Президент карары буенча, бүген 12 нче апрель көнне «Балалар ижат үзәге» базасында Яшь армиячеләр йорты ачылды.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы да бъген балаларны «Гаҗәеп космос дөньясы» дип исемләнгән космик сәяхәткә чакырды.
9 апрель көнне Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре “Әкият сөйлим тыңлагыз!” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичә барышында балалар Габдулла Тукайның тормышын, әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Укучыларның бөек шагыйрьнең иҗаты буенча ясаган рәсемнәренә күзәтү ясалды.
Безнең укучылар командасы Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбе укучылары командасы белән көч сынаштылар. Нәтиҗәдә ике команда да үзләренең белемнәренең тирәнлеген, бердәмлек һәм дуслыкларыын күрсәтеп тигез исәпкә ирештеләр.
Быел илебездә космонавтика көнен 61 нче тапкыр бәйрәм итәбез. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Теләче районы Олы Мишә урта мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган «Галәмгә очыш»дигән темага ачык дәрес үткәрелде.
12 апрельдә Россиядә һәм бөтен дөньяда - Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм - илебез тормышында мөһим вакыйга һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан Максабаш башлангыч мәктәбендә әңгәмә үткәрелде. Балалар кояш системасы, планетада яшәү өчен шартлар турында, җир иярчене - Ай турында белделәр. Шулай ук балалар белән йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән рәсемнәрне һәм Юрий Гагаринның фотосурәтен карадык, табышмакларга җаваплар таптык. . Ә аннары үз тәэсирләрен балалар рәсемнәрендә күрсәттеләр.
Яз җитүгә, бар табигать уяна. Шул исәптән, безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан туган якларына кайта башлыйлар. Кошларны сөендереп, Баландыш төп мәктәбе укучылары "Кошларга оя ясыйк" конкурс-акциясендә актив катнаштылар. Укучылар барлыгы 23 сыерчык оясы ясап алып килде.