ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга, киләчәк буынга да тапшырырга тиеш.

Бүген Лесной балалар бакчасында  балалар “Салават күпере”  журналлары белән таныштылар. Тәрбияче укыган вакытта балалар һәр нәрсәне аңлап калырга  тырыштылар. Балаларга бигрәк тә хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр ошый. Эчтәлеген бик тиз аңлыйлар, укыганнан соң сөйлиләр.Һәр әсәр нинди дә булса тәрбиягә өйрәтә.Җиңел, кыска шигырьләрне балалар бик тиз ятлый.

Теләче 1нче балалар бакчасында “Экологик культура формалаштыру чарасы буларак проект эшчәнлеге” исеме астында семинар- практикум узды: педагоглар балалар белән, табигый ресурсларын саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән, танып-белү шөгыльләре, уеннар үткәрде, инсценировкалар куелды. Шулай ук бу көнне безнең балалар бакчасына Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, район мәгариф бүлегенең методисты килде. Алар  балалар катнашында узган чараларны карадылар һәм әйләнә-тирәдәге экологияне саклау турында әңгәмәләр уздырдылар.

7 апрельдә югары сыйныф укучылары өчен “Дәүләт цифрлы системалары” дәресе үткәрелде. Чара башында җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. ЦОС «Ментиметер» ярдәмендә балаларга сораулар бирде.

6 апрель көнне 2008 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр, кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды.

Олы Мишә урта гомум белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары «Без бергә» халык иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабында катнаштылар. Чара халык иҗаты өлкәсендә балаларның сәләтен ачыклау, үстерү һәм аңа ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Әлеге фестивальдә мәктәбебезнең Р.Х.Мөхәммәтова җитәкчелегендәге “Балачак” инструменталь ансамбле икенче урынны яулады. Котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

Электр куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә “Электр. Сак бул!” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар белән өйдә һәм урамда электрдан ничек сакланырга, ток суккан кешегә ничек ярдәм күрсәтергә, үзенне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды.

2022 ел очен расланган график нигезендэ район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 6 апрель конне мондый чара «Агрофирма Чулпан» ЖЧШ дэ башкарылды.

Бүген, 11 апрель көнне, Теләче районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе «Әтнә татар дәүләт драма театры " дәүләт автоном мәдәният учреждениесендә булып "Идел-йорт»төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсы кысаларында халык һәм үзешчән театр коллективлары өчен иҗат лабораториясендә катнаштылар

Кыз бала кечкенәдән үзенә  бирнәгә сөлгеләр әзерли башлаган.Чигүне татар кызлары аеруча яраткан.Кулъяулыклар,карават кырларын ,мендәр тышларын чиккәннәр.Егетләргә чиккән кулъяулык  бирү иң зур бүләкләрдән саналган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган.Олы Нырсы  мәдәният йорты хезмәткәрләре дә укучыларны  халкыбызның  милли бизәкләре белән таныштыру уңыеннан 8 апрель көнне “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләгән әңгәмә үткәрделәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International