ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

5 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә  берләшмәгә  йөрүче кызларга  “Өй шартларында бүлмә гөлләрен тәрбияләү” дип исемләнгән мәгълумат сәгате үткәрелде.  Кызлар кыш буе йокымсырап утырган булмә гөлләрен, шулай ук бакчага кучереләчәк чәчәк үсентеләрен  күчереп утырттылар. Шул нисбәттән бүлмә гөлләре турында кызыклы мәгьлуматлар һәм аларны үстерү буенча төрле киңәшләр ишеттеләр.

Тәрбиячеләр белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар - безнең дуслар» дигән темага әңгәмә үткәрде. Яз ае безгә үзе белән табигатьне җанландырып канатлы дусларыбызны алып килә. Балалар җылы яктан кара каргалар, сыерчыклар һәм башка бик күп кошлар кайтуы, алар табигатькә күп файда китерүе, корткычларны юк итүе, безне матур сайраулары белән куандыруы хакында белде. Ахырда туган якларыбызга әйләнеп кайткан канатлы дусларыбызны рәсемгә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.

Әлеге көн уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчеләре, “Ак каен” балалар бакчасында  булды. Балалар белән “Китапчык серле янчык” дип исемләнгән әдәби   уен  үткәрделәр. Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәчеләр  Г.Х.Андерсенныӊ тормышы, иҗаты һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырды. Шулай ук  әкиятченең нәниләр өчен иҗат иткән  “Дюймовочка”, “Патшаның яңа киеме”, “Борчак өстендәге принцесса” әкиятләрен кычкырып укылды.  Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, бирелгән сорауларга тапкыр җаваплар әйттеләр. Ахырдан балалар Г.Х.Андерсынның әкиятеннән пазл төзеделәр.

Хөрмәтле   беренче  сыйныф укучыларының әти-әниләре!  Россиядә беренче сыйныф укучыларын мәктәпләргә кабул итү тәртибе үзгәрде. 2021 елдан беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук беренче чиратта кабул итү хокукы булган балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар бирү агымдагы елның 1 апреленнән башланачак һәм 30 июнендә төгәлләнәчәк. Беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен кабул итү 6 июльдән, буш урыннар тулганчы, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча башлана.
 Гариза ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирелә.

Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан   Сауш  авыл китапханәчесе   башлангыч сыйныф китап укучылары белән “Кошлар – безнең дусларыбыз”  темасына  танып-белү сәгате үткәрде. Катнашучылар кошлар турында презентация карап, кошлар дөньясы белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр, ребус-красвордлар чиштеләр. Шулай ук “Безнең канатлы дусларыбыз” темасына рәсем конкурсы оештырылды, соңыннан нәтиҗә ясап, җиңүчеләр билгеләнде.

Пушкин картасы булган укучылар һәм студентлар  төрле мәдәни чараларда катнаша ала.

2 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге  проектка кушылдылар һәм “Мәдәни чараларны ничек алып барырга?” дигән темага мастер-класс үткәрделәр. Алар иҗади карьераны нәрсәдән башларга кирәклеге турында сөйләделәр. Катнашучылар  “Бәйрәмгә ничек әзерләнергә?”, “Мәдәни чараны ничек үткәрергә” дигән сорауларга җавап эзләделәр. Сценарийны язу серләрен ачыкладылар.

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән тәрбияче Валимухаметова  Инна Геннадьевна куркынычсызлык кагыйдәләре буенча “Бала һәм ут” темасына әңгәмә үткәрде. Тәрбияче балалар белән ут һәм электр приборлары белән уйнаганда пожар чыгу куркынычы булуын  аңлаштылар. Пожар чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды.

2022 нче елның 4 нче апреленнән 5 нче апреленә кадәр Болгар шәһәрендә балаларга өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдинова 2005-2006 нчы елгы яшүсмерләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының финал этабында катнашты. Команда составы: Саттаров Булат, Закиров Рәмис, Фәрхуллин Әмир, Кучер Кирилл, Гузаиров Азат, Апивалин Равил, Имамиев Әмир, Нәҗметдинов Адель, Яхин Ислам.

           Уен нәтиҗәләре буенча безнең егетләр киеренке көрәштә 2 нче урынны яуладылар.

1943 елда балалар язучысы Лев Кассиль башлангычы белән гамәлгә кергән бу бәйрәмнең төп геройлары булып бүген дә Китап, Укучы, Язучы һәм Китапханә тора.

05.04.2022 елда безнең балалар бакчасына диспансеризация үткәрү өчен район балалар поликлиникасыннан табиб - белгечләр килеп киттеләр. Балалар бакчасында балаларны диспансерлаштыру расланган график буенча бара. Диспансерлаштыруны уздыруда табиб-белгечләр катнаша, алар баланы карау нәтиҗәләре буенча  медицина картасына бәяләмә кертә. Балалар бакчасында диспансерлаштыру елына 1 тапкыр үткәрелә. Быел балаларга профилактик тикшерүне түбәндәге составта табиб – педиатр, офтальмолог, отоларинголог,  стоматолог үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International