ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Ел саен апрель башында  атаклы әкиятчесе Ганс Христиан Андерсен хөрмәтенә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә һәм шул максат белән без китапханәче Гильмутдинова Р.Ш. һәм Хабибуллина Н.Р. ны чакырдык,  алар аның иҗаты белән таныштырдылар. Балалар бик теләп әкиятләр тыңладылар һәм сорауларга актив җавап бирделәр.

2022 ел очен расланган график нигезендэ район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 4 апрель конне мондый чара Г.Ф. Ахметова КФХ да башкарылды.

Халыкара кошлар көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә язучы-натуралистлар китаплары буенча“Исәнмесез кошлар, безнең дуслар!”  дип исемләнгән әдәби уен  оештырылды.

Олы Мәтәскә авылында Карга боткасы бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара. Менә бүген дә, 1 апрель  көнне, мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Көн матур булганлыктан бәйрәмгә килүчеләр дә күп булды. Алар белән “Түгәрәк”, “Түбәтәй”, “Кабыргалы-камчылы” уеннары уйналды. Балалар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар һәм сынамышлар әйтештеләр. Мәдәният хезмәткәрләре аларга кошларга кагылышлы кызыклы сораулар бирде. Бәйрәмгә килүчеләр  барысы да (олысы да, кечесе дә)  казанда пешекән ботка белән сыйландылар. “Карга боткасы” бәйрәме бик күңелле узды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча ир-атлар командалары арасында Казан шәһәре беренчелегенә 2021-2022 елгы мини-футбол буенча (II лига) ярышлар узды. Теләче районы командасы, Балтач һәм Саба районнары командаларыннан калышып, 3 урынны алды.

Шәтке урта мәктәбе базасында​ физик культура укытучысы булып эшләгән​ Гыйлемҗан Габделбәр улы​ Мингалиев истәлегенә волейбол ярышлары узды. Бәйгедә җиде команда катнашты. ​ Чараның ачылу тантанасында район җитәкчеләре дә катнашып, үзләренең​ теләкләрен җиткерде.

Олы Мишә урта гомум белем бирү мәктәбендә БДИ га әзерлек буенча максатчан эш алып барыла. Язгы каникул чорында  укучылар өчен рус теле, математика һәм сайлап алу фәннәреннән консультациялар уздырыла.

Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Андерсен әкиятләре мозаикасы” исемле әдәби уен үткәрелде. Катнашучы балалар  Х. Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән танышты. “Әкиятне таны” викторина сорауларына җавап бирде, “Сүзләрне тап” дип исемләнгән тапкыр-шоу программасы үткәрелде. Чара ахырында балаларга мультфильмнар күрсәтелде.

Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке.

Аның максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, мәдәниятен саклап калу. Татар халкының тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бихисап. 1 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Авыл – мәдәни мирас сандыгы” исемле очрашу кичәсе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International