Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке.
Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Без дә аларны каршыларга әзерләндек. 1 апрель көне- кошлар көне.Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән без дә кошлар көне үткәрдек .Кошлар турында шигырьләр өйрәндек, рәсемнәр ясадык. Балалар әтиләре белән сыерчык оялары ясадылар һәм аларны агачлагра урнаштырып та куйдылар..Сыерчыклар килешкә безнең ояларыбыз әзер иде.