ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

4 апрель көнне безнең Олы Мишә балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерүгә  Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы  Л.М.Тимерханов килде.  

2 – апрель- Халыкара  балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Балалар китабы озак еллар бкена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста,уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.

2022 елның 31 мартыннан 1 апреленә кадәр Арча шәһәрендә 2013 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабы узды. Безнең районны балаларга өстәмә белем бирү педагогы Илнар Илфат улы Вафин җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбеннән малайлар тәкъдим итте.

1 апрель -  кошларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә Карга боткасы бәйрәме үткәрелде.

Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләнде. “Рәсемнән кошларны тану”, “Кош рәсеменнән пазл җыю”, табышмаклар чишү кебек уеннар уйнатылды, соңыннан балалар үзләренә ошаган  кош рәсеме ясадылар. Әлеге чараның максаты: кечкенәдән балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиребезне ярату кебек хисләр тәрбияләү. 

Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Ел саен 1 апрельдә  Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Кошлар -безнең дусларыбыз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучылар кайбер кошларның тормышыннан кызыклы вакыйгалар, кошларның табигатьнең мөһим өлеше булуы турында белделәр. Балалар үзләренең яраткан кошларын рәсемгә төшерделәр. Шулай ук кошлар турында сорауларга җаваплар әйтелде, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелде.

Шул уңайдан 1нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе  «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта булды. Ул тәрбиячеләр белән берлектә "Әкият илендә кунакта" дигән бәйрәм чарасы үткәрде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, "Китап паровозигы" һәм "Әкият җый" дигән күңелле уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр.

Язгы каникулны  күңелле итеп үткәрү максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсендә  балалар белән  “Журнал патшалыгының хәзинәләрен барлыйк» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате  үтте. Укучылар китапханәгә килә торган “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларының битләре буенча сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч  журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар.  Шигырь, хикәя, әкиятләрдән өзекләр укыдылар, кроссвордлар чиштеләр. Әлеге чара кызыклы һәм нәтиҗәле узып, балаларның күңеленә хуш килде.

Балалар бу чарада катнашып, кошлар, аларның яшәү урыны һәм гадәтләре турында белемнәрен киңәйттеләр. Китапханәче балаларның игътибарын табигатьне саклауга, игелек, шәфкатьлелек күрсәтүгә юнәлтергә тырышты. Чара «Скворцы» һәм «Совы» командалары арасында тәрбияви уен формасында үтте, анда катнашучылар «Тайны пернатых», «Птичьи профессии», «Продолжи фразу», «Чей это голос” ярышларында белемнәрен күрсәтте. Ахырда «Пернатые - наши друзья» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Укучыларның язгы каникулларын файдалы итеп үткәрү өчен әзерләнгән бу чарада балалар бик теләп катнаштылар.

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Шахмат уенының иң төп әһәмияте  -  кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шахмат  уены  акылны чыстарта, фикерләү сәләтен үстерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International