Шул уңайдан Күкчә авылы китапханәсендә балалар өчен юбилярның әкиятләре буйлап сәяхәт оештырылды. Чарада катнашучылар Чуковскийга багышланган китап күргәзмәсе белән танышты, киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел кебек сыйфатларга өндәүче "Доктор Айболит", "Мойдодыр", "Муха Цокотуха" һ. б. әсәрләрен искә төшерде, әдәби викторина сорауларына җавап бирде.
Туган тел - рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен - кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.
2022 ел очен расланган график нигезендэ район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 1 апрель конне мондый чара «Август-Телэче» ЖЧШ дэ башкарылды.
Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре инде берничә ел дәвамында “Альпари” хәйрия фонды белән күп балалы гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтү максатыннан хезмәттәшлек итәләр.
Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. үткәргән «Үз кулларың белән зоопарк» дәресләрендә балалар белән зоопаркта яшәүче хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр пластилиннан ясала.
1 нче апрель көнне Олы Мәтәскә балалар бакчасында кышны озату уңаеннан "Кышны озату" бәйрәме уткәрелде . Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр. Бәйрәмгә кунак булып Нәүрүзбикә килде. Балалар карга боткасыннан авыз иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 30 март көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесен уздырды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю.Бу бәйгедә безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче ике кызыбыз да катнашты. Муликова Мәдинә иң талантлы кыз” , Ситдикова Зәлинә “Иң гүзәл кыз” номинацияләрендә җиңү яуладыдлар Бәйге тәлапләре буенча, балалар үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.
Бүгенге тормышны заманча коммуникация чараларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Бер яктан дөньяви челтәр – ул җиңел юл белән мәгълүмат табу, яңа танышлар булдыру, туганнар, якыннар белән җиңел юл белән элемтәдә тору, ә икенче яктан күп вакытны экран каршында утыру балалар өчен бик зыянлы. Балаларга әңгәмә барышында интернет, социаль челтәрләрнең зыянлы яклары турында сөйләнде. Шулай ук “Интернет кешенең дустымы әллә дошманымы?” дигән темага фильм күрсәтелде.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.
Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең.Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.Безнең Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында Көлке көне узды, балаларга шатлык алып килүчеләрдән клоуннар булды. Кызыклы тамашаны әзерләүдә музыка җитәкчесенә Сафина Р.К.га, тәрбияче Гимадиева Г.И.га зур рәхмәтебезне белдерәбез.