Балалар оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәсе, бу өлкәдә эшләүчеләрнең осталыгыннан тора. Өлкән сыйныф әйдаманнары башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә, лидерлыкны үстерү мөмкин.
Шөгылебездә Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Тимерханов Ленар Марсель улы да катнашты. Шөгыльнең максаты: балаларны янгын сүндерүче һөнәре, аның куркыныч хезмәте, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру; янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре; янгын формасын карау; өлкәннәр белән диалог алып барырга өйрәтү; әдәпле, ихтирамлы сөйләшергә өйрәнү. Шөгыльдә эш оешкан төстә, кызыклы, эчтәлекле барды. Шөгыль барышында командада эшләү, бер-берең белән һәм өлкәннәр белән үзара бәйләнеш кебек сыйфатлар формалашты.
1 апрель көнне Теләче муниципаль районы Олы Мишә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы (җит. Миннебаева Г.Ш.) Гиниятуллина Дилбәр укучылар, студентлар һәм педагогларның Габдулхак Каюмов исемендәге «Эзләнүләр аша камиллеккә» дип аталган XVI Республика фәнни-тикшеренү укуларында катнашты. Әлеге конференция Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә укучыларны тикшеренү эшләренә, рухи кыйммәтләргә, милли мәдәният традицияләренә җәлеп итү, сәләтле, талантлы яшьләрне ачыклау максатыннан үткәрелде.
30 нчы март көнне балаларны-сәламәтләндерү белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Саба муниципаль районының 2021-2022 нче елның сезон ябылуга багышланган чаңгы ярышларында катнаштылар. Узышлар нәтиҗәләре буенча Насыйбуллин Азамат 3 нче урынны алды.
Укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен шартлар тудыру максатыннан, 2022 елның 31 мартында, Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе базасында «чит тел - мәдәниятләр диалогы» дип аталган төбәкара фәнни — гамәли конференция узды. Конференциядә укучылар өч юнәлеш буенча үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр: "Илне өйрәнү", "Филология" һәм "Туган якны өйрәнү". Конференциядә Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зарипова Нурзилә Айрат кызы (фәнни җитәкчесе - инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы) катнашты. "Туган якны өйрәнү" секциясендә ул үзенең тикшеренү эшен уңышлы яклады һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
30 нчы март көнне Теләченең оченче номерлы балалар бакчасында «Асылташлар» район конкурсы булып узды. Конкурс үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру максатыннан оештырылды һәм үткәрелде.
Әмма чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яз имтиханнарга актив әзерлек чоры. Бердәм дәүләт имтиханнары -югары сыйныф укучылары өчен җитди сынау. Бу үз белемнәрен тикшерү мөмкинлеге, һәр кеше тормышында бу җаваплы чор. Бүген 9-11нче сыйныф укучылары өчен география буенча консультация үткәрелде, анда экзаменга әзерлек мәсьәләләре каралды.
Җиргә яз килеп җитте, яз килгәнен сизеп җылы яктан сыерчыклар юлга чыктылар. Шул уңайдан Шәдке балалар бакчасында март аенда « Һәр кошка бер оя » дигән экологик акция узды. Безнең балалар үзләренең әтиләре, абыйлары белән сыерчыкларга матур оя ясап алып килделәр, кошларга бергәләп ярдәм иттек. Акциядә катнашкан барлык әти-әниләргә бик зур рәхмәт.
1 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучылары өчен «Китап галим - телсез мөгаллим!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Шулай ук, Балалар ышаныч телефонының ун еллыгына багышланган чаралар кысаларында, ашыгыч психологик ярдәм алу мөмкинлеге буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан китапханәдә «Учитель и ученик», «Телефон», «Телевизор», «Стук», «Страхи», «Травма» кебек видеороликлар карау оештырылды. Биредә ата – ана һәм бала мөнәсәбәтләре кебек иң актуаль темалар күтәрелде.
30 нчы март көнне, “Батыр” спорт комплексында,Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 2010-2011 һәм 2012 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында бадминтон буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге булып узды.