2 апрель — Халыкара балалар китабы балалар яратып укый торган бөек әкиятченең Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә.

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Андерсен әкиятләре мозаикасы” исемле әдәби уен үткәрелде. Катнашучы балалар  Х. Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән танышты. “Әкиятне таны” викторина сорауларына җавап бирде, “Сүзләрне тап” дип исемләнгән тапкыр-шоу программасы үткәрелде. Чара ахырында балаларга мультфильмнар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International