Халыкара кошлар көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә язучы-натуралистлар китаплары буенча“Исәнмесез кошлар, безнең дуслар!” дип исемләнгән әдәби уен оештырылды. Очрашу барышында балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат, аларның җылы яктан кайтуына әзерлек турында белделәр. В. Бианки, Г.Скребицкий, Н.Сладков, Е.Чарушин, К.Паустовскийның кошлар турында язылган әсәрләрен кычкырып укыдылар, бик күп кызыклы биремнәр үтәделәр, конкурсларда катнаштылар. Балаларга җирдәге барлык җан ияләре кебек үк, кошларның да кеше ярдәменә мохтаҗ булулары, табигатькә һәм бөтен тереклеккә сакчыл карарга кирәклеге җиткерелде. Чара “Язны сәламли кошлар” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.