ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2025 ел
җомга

15 декабрь көнне Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ача һәм ялкаулыкны куып җибәрә торган, халкыбызның иң матур һәм кадерле гореф-гадәтләренең берсе — чәй эчү. Татар халкы гомер-гомергә бу могҗизалы эчемлекне яратып, аңа зур хөрмәт белән карап яшәгән. Ашыйсы килсә дә, эчәсе килсә дә, арыган чакта да, кәеф төшкәндә дә безнең халык һәрвакыт шушы сихри эчемлеккә мөрәҗәгать иткән.

19 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китап укучыларны китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштыру максатыннан, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә “Яңа китаплар дөньясында” исемле мәгълүмат көне үткәрделәр. Укучылар игътибарына яңа китаплардан торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләгән һәркем әлеге китаплар белән танышты һәм зур кызыксыну белән өйләренә укырга алды.

Халыкара чәй көненә багышланган чаралар кысаларында 18 декабрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Кызыклы китаплар укып, чәй эчәбез бергәләп» дип исемләнгән җылы әңгәмә үткәрелде. Татар халкын файдалы һәм тәмле бу эчемлектән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Нинди генә бәйрәмнәр, очрашулар булмасын, алар һәрвакыт күңелле чәй табыны артында тәмамлана. Чарада катнашучыларга чәйнең тарихы, аны үстерү һәм җыю урыннары, дөрес пешерү тәртибе, саклау кагыйдәләре, үлән чәйләренең сихәтле үзлекләре турында бай мәгълүматлар тәкъдим ителде. Шулай ук чәй һәм чәй эчүгә багышланган мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар укылып, очрашуга аеруча җанлы һәм җылы рух өстәлде.

Эшебездә өлкән буын хатын-кызлары аеруча зур роль уйный, алар һәрчак җылы ярдәмнәре һәм күңел биреп эшләүләре белән безгә таяныч булып торалар. 17 декабрь көнне алар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә маскировка челтәрләре ясау өчен кирәкле материаллар әзерләделәр.


18
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Очрашу барышында балаларга заман афәте булган наркотикларның зыяны турында җентекләп сөйләделәр, аның кеше тормышына китерә торган куркыныч нәтиҗәләрен аңлаттылар. Әңгәмә ахырында яшүсмерләр белән наркотикларның зарары турында сорау-җавап формасында кызыклы бәйге уздырылды. Әлеге чара яшь буынны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәүче, файдалы һәм мәгънәле вакыйга булып истә калды.

17 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәчесе Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе китап бирү пунктында укучылар өчен «Сүз эчендә энҗе бар» дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Балаларга төрле темаларга багышланган мәкальләр, әйтемнәр һәм кызыклы табышмаклар тәкъдим ителде. Алар зур теләк белән җавап биреп, бер-берсен уздырырга тырышып, үзләренең фикерләү сәләтен, зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Әлеге чара күңелле һәм файдалы мизгелләргә бай булды.

17 декабрь көнне мәктәп укучыларының мәдәни дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Әбде авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы кысаларында «Этикет мәктәбе» танып-белү чарасы үткәрелде.

Әлеге акция гаилә традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән, Яңа елның тылсымлы һәм күңелле бәйрәменә багышланган. Ул бергә вакыт үткәрү, иҗади сәләтләрне ачу, балаларда китапка мәхәббәт уяту һәм мәдәни кыйммәтләрне ныгыту өчен зур мөмкинлек булды. Җылы һәм күңелле атмосферада узган чарада китапханәгә даими йөрүче актив укучыларыбыз катнашты, алар уку дөньясына чын күңелдән чумдылар.

Балалар уеннар дөньясына чумып, «Әйе һәм юк», «Кышкы әкият», «Яңа ел теләкләре» кебек күңелле уеннарда, «Яңа ел эшләнмәсе» рәсем конкурсларында зур теләк белән катнаштылар, шулай ук табышмакларга җаваплар эзләп, үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Әлеге чара дустанә һәм җылы атмосферада үтеп, барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Ватаныбызның якты киләчәге өчен батырлык кылган күпләр үз гомерләрен корбан иттеләр. Ватан Геройлары көне — безнең өчен изге һәм әһәмиятле истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итеп, илебез геройларының батырлыкларын онытмаска һәм киләчәк буыннарга җиткерергә ярдәм итә. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алу белән генә чикләнмибез, ә хәзерге көндә исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да зур хөрмәт белән искә алабыз. Әлеге дата уңаеннан, 13 декабрь көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Россия — геройлар Ватаны» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар районыбыз үсешенә зур хезмәт куйган күренекле шәхесләр һәм илебезнең данлы героик үткәне белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International