Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр, әкиятләреннән пазлы җыйдылар.
Шулай ук Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан 1 марттан 20 апрельгә кадәр “Без Тукай оныклары” дип исемләнгән акция игълан ителгән иде. Бүгенге көндә әлеге акциядә 54 укучы катнашты, алга таба Тукай иҗатын яратучыларны активрак булырга чакырып калабыз.