ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге көн уңаеннан Айдар авылы китапханәчесе илебезнең төп законы турында буклетлар әзерләде. Анда РФ Конституциясенең хокукый статусы, аның төзелеше һәм кыскача тарихы турында бай мәгълүматлар урын алды. Совет Россиясенең беренче конституцион актларыннан башлап, 2020 елда Конституциягә кертелгән актуаль үзгәрешләргә кадәрге вакыйгалар яктыртылган. Көн дәвамында китапханәгә килгән һәркемгә бу файдалы һәм кызыклы буклетлар таратылып, төп закон белән якыннан танышу мөмкинлеге бирелде.

Очрашу балаларның сугыш чоры шигырьләрен җылы һәм тәэсирле итеп укулары белән башланып, катнашучыларны тарихның тирән хисләренә күмде. Чара барышында укучылар белән батырлык төшенчәсе тирәнтен һәм җанлы рәвештә сөйләшенде, һәркем үз фикерен җиткереп, каһарманлыкның асылын аңларга тырышты.

Шул уңайдан Күкчә авылы китапханәсендә «Конституция — илнең төп кануны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар Россия Федерациясе Конституциясенең тарихы белән танышып, «гражданин», «кагыйдәләр», «законнар», «кеше хокуклары» кебек мөһим төшенчәләрнең мәгънәсен аңладылар, шулай ук Конституциянең кыскача эчтәлеге белән таныштылар.

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Үзәк авылы китапханәсендә «Илебезнең төп законы» дип исемләнгән мавыктыргыч гражданлык дәресе үткәрелде. Чара 6 сыйныф укучылары өчен оештырылып, аларны Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштыру һәм илебезнең һәр гражданы өчен аның әһәмиятен аңлату максатын куйды.


17
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Әлеге үткәрелә торган бәйге балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда урам һәм юлларда куркынычсызлыкның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләсен хәл итүгә системалы якын килүне оештыру максатыннан үткәрелә.

Китапханәчеләрнең һәр килүе - китап сөючеләр өчен зур шатлык. “Күчмә китапханә”нең һәр укучысы китапханә хезмәтләреннән зур теләк белән файдалана, киләсе очрашуны түземсезлек белән көтеп ала. Барлык укучылар да китапханә хезмәткәрләренә еш килүләре һәм китапларга кызыклы күзәтүләр ясаулары өчен рәхмәтле.

Әлеге дәрес махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Газизов Рәзил Фаел улының әти-әнисе белән очрашу форматында узды. Бу җылы һәм тәэсирле очрашу безгә Геройның йөрәге куркудан көчлерәк булган гади кеше икәнлеген, буыннар арасында ныклы күпер булып торуын, ватанга чын мәхәббәт, намус һәм батырлыкның асылын искә төшерде. Шулай ук бу дәрес геройны тәрбияләп үстергән гаиләгә тирән хөрмәт, рәхмәт һәм мәңгелек хәтер бүләге булды.

12 декабрь көнне Әбде авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә «Конституция — дәүләтнең төп законы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар әлеге мөһим документның кабул ителү тарихы, Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан гарантияләнгән гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Балалар өчен кызыклы викторина да үткәрелде, анда алар «Угадай право» һәм «Права в сказках» уеннарында үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында укучылар Конституциянең барлыкка килү тарихы һәм конституцион корылыш нигезләре турында бай мәгълүмат тупланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Бу көн — рухи көчнең, намусның, батырлыкның иң югары әхлакый сыйфатларын, Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыручы, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә хөрмәт һәм дан багышлау көне. Шул уңайдан Баландыш авылы китапханәсендә авылдашыбыз, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Сафин Миннегали Мәгъсүм улына багышланган күргәзмә куелды. Күргәзмәдә авылның горурлыгы, легендар шәхесе булган Миннегали абый турында мәгълүматлар, аның хезмәт юлына багышланган альбомнар һәм папкалар урын алды. Батырлар онытылырга тиеш түгел — аларның каһарманлыклары һәм хезмәте безнең күңелләрдә мәңге яши.

Әлеге көннең төп максаты — кешеләрнең хокукый мәсьәләләрен хәл итү, тигезсезлеккә каршы көрәш алып бару һәм хокук бозуларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Шул уңайдан, 9 декабрь көнне Айдар авылы китапханәсендә “Хокукларыбызны белеп яшик!” дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Китапханәче катнашучыларга бу көннең тарихы, дәүләтебезнең төп законнары турында сөйләде, шулай ук хокуклар белән беррәттән, һәркемнең үтәргә тиешле бурычлары да барлыгын искәртте. Мондый чаралар үз хокукларыңны һәм ирекләреңне тирәнтен аңларга, үз абруеңны тоярга, башкаларның шәхси хокукларына ихтирам белән карарга ярдәм итә, җәмгыятьтә тынычлык һәм гаделлек урнаштыруга этәргеч бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International