“Шаркылдыклар” клубы әгъзалары китапханәче апалары белән әкият иленә әдәби сәяхәт ясадылар. Александр Пушкин, Петр Ершов, Һанс Христиан Андерсен, Шарль Перро әкиятләрен укыдылар һәм, әлбәттә, рус халык әкиятләрен искә төшерделәр, чөнки баланың матур әдәбият белән беренче танышуы нәкъ менә шушы китаплардан башлана.
Кызыклы уен барышында балалар әкият битләрендә яшәүче геройлар белән очраштылар: «Табышмак буенча әкиятне тап», «Сүзне дәвам ит» бәйгеләрендә катнашып, актив рәвештә әсәрләрне таныдылар, рәхәтләнеп матур китаплар карадылар. Чара азагында китапханәче балаларга күңелле укулар, кызыксынучанлык һәм яңа ачышларга омтылуларын теләде.