Көлке көне-бөтен дөньяда олылар һәм балалар тарафыннан билгеләп үтелә торган искиткеч бәйрәм. Бу бәйрәм рәсми рәвештә беркайда да теркәлмәгән, әмма Беренче апрель җиткәч, кәеф күтәрелә һәм аны тирә-юньдәгеләрнең дә күтәрәсе килә. Тормышыңа тагын бер кат шатлану, уйнау, күңел ачу һәм язны искиткеч бәйрәм кәефе, янып торган күзләр һәм бәхетле елмаюлар белән каршы алу көне бу!
1 апрель көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында педагоглар тарафыннан уеннар, мәзәкләр, күңелле конкурслар һәм биюләр белән күңел ачу чарасы оештырылды. Балалар рәхәтләнеп уеннар уйнадылар, биеделәр, кызыклы эстафеталарда катнаштылар.