ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Шармыш авылы китапханәсендә «Коррупциясез дөнья төзибез» дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе куелды. Ул укучыларны әдәби әсәрләр дөньясына чумарга чакыра, анда авторлар вак түрәләрнең кимчелекләрен — куркаклыгын, югарырак торучылар алдында икейөзлелеген һәм акчаны кешелек кыйммәтләреннән өстен куярга омтылышларын тирән мәгънә белән ачып сала. Күргәзмәдә коррупциянең күпкырлы һәм мәңгелек темасына багышланган классик әдәбият коллекциясе тәкъдим ителде. Үзенең күптәнге булуына карамастан, бу проблема бүгенге көндә дә зур актуальлеккә ия булып, даими игътибар һәм көрәш таләп итә.

Бу көн рухи көче, намусы, батырлыгы югары әхлакый сыйфатларны һәм Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыру үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешегә кагыла. Ватан Геройлары көне алдыннан Теләче балалар китапханәсендә «Сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз, Геройларыбыз» дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Китап укучыларыбыз Теләче районыннан чыккан геройлар белән таныштылар. Алар арасында якташларыбыз -  Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов, Социалистик Хезмәт Геройлары Габделхак Галиев, Николай Капитонов һәм Гөлбикә Каримовалар бар. Укучылар аларның батырлыклары, казанышлары турында бик кызыксынып тыңладылар.


15
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Күргәзмәдә Ватан геройларының батырлык тарихы, Россиянең бөек каһарманнары, шулай ук төрле сугышларның тарихи вакыйгалары турында бай мәгълүмат бирүче китаплар тәкъдим ителде. Әлеге китаплар укучыларга илебезнең героик үткәненә тарихи сәяхәт ясарга, Россия гаскәрләренең Ватан язмышында мөһим роль уйнаган данлы җиңүләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Күргәзмә йөрәкләрдә патриотик хисләр уята, яшь буынны Ватанга мәхәббәт һәм горурлык белән тәрбияләүгә хезмәт итә.

Россиядә Ватан Геройлары көне ел саен 9 декабрьдә зур хөрмәт һәм горурлык белән билгеләп үтелә. Бу бәйрәм — иң мактаулы дәүләт бүләкләренә — Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, шулай ук Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерлары исеменә лаек булган батырларның бөек хезмәтләренә дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары ихтирам күрсәтү көне.

Бу — Россиянең төрле чорларында һәм буыннарында яшәгән лаеклы, батыр кешеләргә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү көне. Бу көнне без Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан ордены кавалерларын зур горурлык белән искә алабыз, сугыш кырларында һәм тыныч вакытта батырлык үрнәкләре күрсәткән барлык геройларыбызны хөрмәтлибез. Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Батырлык мәңге яшәр» дип исемләнгән күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Чарада бәйрәмнең тарихы, Ватанның беренче геройлары, шулай ук якташларыбыз — Кәримова Г. Г., Ксенофонтов А. К., Закиров З. З., Мотыйгуллин Г. М. — горурлык белән искә алынды. Аеруча күңелләргә якын һәм йөрәкләрдә мәңгелеккә уелып калган авылдашыбыз Шингарев Р. Ф. махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган герой буларак зур хөрмәткә лаек булды. Бу чара безгә батырлыкның, тугрылыкның һәм Ватанга мәхәббәтнең мәңгелек кыйммәтләр икәнлеген искә төшерде һәм киләчәк буыннарга үрнәк булып калырлык рухны яңартты.

Кызганычка каршы, тормыш шулай корылган ки, җәмгыятьнең сәламәт әгъзалары белән беррәттән, һәр илдә балачактан инвалид булган кешеләр дә бар. Ярдәм кулы сузу — безнең җәмгыятьнең иң әһәмиятле бурычларыннан берсе. Инвалидлар декадасы кысаларында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, аларның авылдашлары - кадерле Наталия әби Чернова янында булдылар. Аңа бәйрәм уңаеннан әзерләнгән күңел җылысы белән тулы күчтәнәч тапшырылды. Китапханәче яңа килгән газета һәм журналлар белән таныштырды, алар күңелгә ямь өстәде һәм күңелләрне күтәрде.

Әлеге дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «9 декабря – День Героев Отечества» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Һәр кеше дә герой булып тумый, әмма геройларның тормыш юлы һәм алар башкарган батырлыклар безгә һәрвакыт соклану уята. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Ватан тарихын яктыртучы кыйммәтле чыганак булып тора, укучыларны үз илен сөяргә, аңа тугры булырга өнди. Шулай ук геройларның курку белмәс батырлыклары турында тирән мәгълүмат биреп, аларның бөеклегенә хөрмәт уята.

Ришвәтчелек, авыру кебек, җәмгыять системасын эчтән кимерә, икътисадны какшата, халыкның югары даирәләргә ышанычын киметә. 9 нчы декабрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә «Ришвәтчелек һәм аның белән көрәш» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Илебезнең киләчәге безгә һәм тормышка булган мөнәсәбәтебезгә бәйле. Җәмгыятебез ничек кенә аталмасын, кешелек сыйфатлары-намус, әдәплелек, җаваплылык, гаделлек мәңгелек булып кала. Шул исәптән җәмгыять үсешен тоткарлаучы ришвәтчелеккә каршы көрәш дәвам итә. Киләчәгебез матур, якты булсын дисәк, илдә гаделлек өчен, намус белән яшәү өчен даими көрәш алып барыйк, ваемсызлыктан һәм җавапсызлыктан арынырга тиешбез.

Шул уңайдан, 6 декабрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә китап укучылар белән “СПИД – куркыныч авыру” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында фельдшер бу авыруның асылы, аның таралу юллары һәм профилактика чаралары турында җентекләп сөйләде. Шулай ук тормышка куркыныч тудыра торган аянычлы хаталардан сак булырга, һәрвакыт сәламәтлекне сакларга һәм файдалы гамәлләр кылырга кирәклеге ассызыклап әйтелде.

5 нче декабрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында татар орнаментларын кулланып брошка ясау буенча «Татар орнаменты» исемле мастер-класс үткәрелде. Катнашучылар бу чарада татар милли орнаментының үзенчәлекләре белән тирәнтен таныштылар, аның символик мәгънәсен һәм мәдәни әһәмиятен ачтылар. Мастер-класс барышында һәркем үз куллары белән брошка ясап, милли бизәкләрнең матурлыгын чагылдырды. Милли татар бизәген йөртеп, кеше үз милләтен саклап калуга, үстерүдә зур өлеш кертә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International