Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел, каһарман - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Тукай белән, Җәлил белән раслыйк, Бөеклеген раслыйк татарның!» дип исемләнгән әдәби - интеллектуаль уен формасында кичә үткәрелде.
Чараның кунаклары- Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингазова Люция Марат кызы булды.
Гомумән, уен үз эченә Г.Тукай һәм Муса Җәлил иҗатын төрле яклап ачуга, укучыларның белем дәрәҗәләрен чагыштыруга корылган иде. Балалар биремнәрне бик яратып, төгәл үтәделәр, шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Без бөек шәхесләребезне онытырга тиеш түгел.