30 март көнне Теләче балалар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучыларын Бөтенроссия «Театр һәм балалар» атналыгына багышланган «Театраль сандык» дигән уен программада катнашырга чакырды. Чара театрның төрләре, Россиянең һәм Татарстан Республикасының күренекле театр эшлеклеләренең исемнәре белән танышудан башланды. Табышмакларны чишкәндә, уен программасында катнашучылар театраль һөнәрләр белән таныштылар. «Мим», «Импровизация», «Пародияләр театры» кебек кызыклы уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашу балаларга театр традицияләренә кушылырга, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итте.