Халыкара театр көне - сәхнә осталарының профессиональ бәйрәме генә түгел, ул миллионлаган тамашачыларның да бәйрәме. Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Әлеге көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Театр, могҗизалы дөнья, нурлы дөнья, серле дөнья син!” дип исемләнгән күргәзмә төзелде һәм аралашу сәгате уздырылды. Катнашучыларга бәйрәмнең үткәрелү тарихы сөйләнде. Алар Илнар Низамиев, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Роберт Галиев кебек танылган артистларыбызның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Безнең максат: районыбызны таныткан танылган якташлар белән таныштыру, эшчәнлекләре һәм ватан алдындагы казанышлар турында белемнәрне киңәйтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.