28 март көнне татар шагыйрәсе С.Зыялының 85 яшьлек юбилеена багышланган күргәзмә - портрет район балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ачып җибәрде. 27 мартта язучы, Теләче районыннан булган якташыбыз, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова премиясе лауреаты Сәйдә Зыялыга 85 яшь тулды. Күргәзмәдә язучының кызыклы китаплары тәкъдим ителде, китапханәгә килүчеләрне аның төрле жанрдагы китаплары сөендерде. Күргәзмә белән танышучы һәркем авторның әсәрләре белән танышты. Балалар белән бергә С.Зыялының тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәбиятка күзәтү үткәрелде.