ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2022 ел
сишәмбе

Баландыш мәдәният йортында “Безгә дуслык җылы бирер” дип исемләнгән түгәрәк өстәл-очрашу үтте. Биредә яшьләр авылда нинди чаралар күрергә теләүләләре турында фикер алыштылар, планнары белән уртаклаштылар.

 

Алан мәдәният йортында авыл яшьләре арасында эчкечелекне кисәтү, алкоголь куллануга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Яшьләр алкогольгә каршы»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында физик культура, спорт белән шөгыльләнү, китапханә һәм мәдәният йортына бару, буш вакытны, кызыклы итеп үткәрү - болар барысы да алкоголь куллануга каршы тора, дип азсызыкладылар. Шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда алкогольнең җимергеч көче һәм кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә зыян китерүе турында язылган  китаплар урын алган иде.

Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән “ Без коррупциягә каршы”- дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырды. Соңгы вакытта коррупция белән көрәш проблемасы турында фикер алышынды.Әңгәмә барышында коррупция төшенчәсе тарихы, коррупция төрләре, коррупция турында законнар аларга каршы көрәш алымнары каралды.

Заманча балалар туганнан бирле , цифрлы мохиттә яшиләр , укыйлар һәм тормышларын цифрлы кырдан башка күз алдына да китерә алмый, чөнки алар беркайчан да аннан башка яшәмәгәннәр. Шул уңайдан Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре «Цифрлаштыру»дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды. Әңгәмә бик кызыклы үтте. Компьютер технологияләренең ролен хәзерге дөньяда бәяләп бетерүе кыен, шуңа күрә әңгәмә кызыклы гына түгел, файдалы да булды.

2022 нче ел Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасны саклау елы.Әлеге уңайдан Күкчә авыл мәдәният хезмәткәрләре “Минем телем – татар теле» дип исемләнгән әдәби чара үткәрделәр. Бу чарада алар төрле милләт  халыкларының  авыз  иҗаты: әкиятләре,риваятьләре, мәзәкләре,табышмаклары белән таныштырдылар. Шулай ук балаларга "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" проекты турында сөйләнде. Әлеге проект өч блоктан тора: «Культпоход», «Мәдәни клуб» һәм «Цифрлы мәдәният». «Мәдәни клуб» блогында төрле илләрнең танылган артистлары язучылары турында да сөйләнде.


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 2 мартында “Хатын-кызлар мәсьәләсе”нең “кайнар линия”се узачак, аның кысаларында гаилә-көнкүреш көч кулланудан, көнкүреш туфрагында уңайсызлыклар һәм конфликтлардан саклау, хатын-кызлар сәламәтлеге, хезмәт хокукларын саклау, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру, балалар белән социаль һәм пенсия белән тәэмин итү, шул исәптән инвалидлар (инвалид балалар), торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре мәсьәләләре буенча фикер алышырга мөмкин.


25
февраль, 2022 ел
җомга

Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Шәмсевәлиевич җитәкчелегендә укытучылар, мәдәният йорты белән китапханә хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашу һәм булган мөмкинлекләрне халыкка хезмәт күрсәтү үсешенә юнәлтү максаты белән Саба районы Сатыш авылында урнашкан музей-мәдрәсәдә булып кайттылар.

Ул нинди җитәкче иде? Нинди реформалар кертте һәм нинди закон проектлары кабул итте. Әлеге датага карата 9 февраль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Бөек патша һәм реформатор» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр. Китапханәдә тематик күргәзмә оештырылды, анда Петр шәхесенә, аның якын тарафдарлары һәм реформаларына багышланган мәгълүмәтләр һәм буклетлар куелды. Укучылар тормыш юлы турында иллюстратив материал белән таныштылар. Петр Беренче бөек дәүләткә нигез салучы. Сәяси, икътисади, мәдәни, мәгърифәтчелек, белем бирү вакыйгалары да аның исеме белән бәйле. Укучылар зур кызыксыну белән «реформатор»ның тормыш фактына багышланган тема буенча фикер алышуда катнаштылар.

Бүген барыбыз да яхшы белә, катлаулы чорда яшибез. Илдә дә икътисади тотрыксызлык саклана. Шуңа бәйле рәвештә җинаятчелек тә, терроризмга да җирлек арта. Әлбәттә, кешеләрдән уяулык сорала. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Терроризмга нәфрәт” дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. 

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  Караширмә авылы клубында  берләшмәгә йөрүче балалар белән бөек шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын яктырткан  “Пушкин – сердце русской литературы”  дип исемләнгән презентация ярдәмендә күзәтү үткәрделәр.  Укучылар А.С. Пушкинның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдылар.  Ахырдан китапханә хезмәткәрләре Бөтенроссия  “Китап бүләк ит” акциясенә кушылып, укучыларга истәлеккә китаплар бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International