ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы премьер - министры Алексей Валерьевич Песошин катнашында Теләче муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Бутаева Наталья Владимировна катнашты. Эш сәфәре барышында ул социаль өлкәнең хезмәт коллективларында булды һәм гражданнарны кабул итте.

Чара барышында татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык аваз иҗаты турында әңгәмә алып барылды.Татар халкының гореф - гадәтләре,милли йолалары ,киемнәре, ризыклары ,уеннары телгә алынды.Әңгәмә “Җомак әйтәм- җавап тап!” табышмакларга җавап табу белән тәмамланды. Чара балаларга бик ошады.

Кыш-ел фасылының иң салкыны. Алтын көз үтүгә,таягына таянып,ап-ак сакылын җирдән сөйрәп,кунакка кыш килә....Кышкы табигатьискиткеч матур,ул агач буйларыннан узып киткәндә,үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Андагы гүзәллекне сүзләр белән генә әйтеп  бетерерлек түгел.Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кышкы урман” фото-бәйге үткәрделәр. Бу бәйгедә  берләшмәгә йөрүчеләр катнашты.

Бу күренекле вакыйга 1943 елның 2 февралендә  була. Шул уңайдан Максабаш  авылы мәдәният Хезмәткәрләре  “Үткән көннәр кайтавазы ” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Укучылар  Сталинград шәһәре өчен барган сугыш һәм “Ладога” күле аша салынган “тормыш юлы” турында мәгълүмат алдылар, шулай ук күргәзмәгә куелган  китапларга күзәтү ясалды.

Күп кенә йортларда-компьютерлар яки планшетлар булуы-  гадәти хәл. Табибка электрон язылу һәм хәтта яшәү урынына карап мәктәпне сайларга мөмкин. Күп кенә мәктәпләр электрон көндәлекләрдән, электрон журналлардан актив файдалана.

Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре Татарстанда цифрлашу елы уңаеннан “Цифрлы киңлектә” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Ә безгә интернет кирәкме? 21 гасырда кешегә вакыт белән идарә итү кыен.Компьютер технологияләре үсеше чорында ,укучылар компьютер ярдәмендә төрле слайдлар,призентацияләр ясау алымнары белән таныштылар.Сәгатьләр,тәүлекләр буе виртуаль дөньяда утырып,реаль дусларыбызны  онытырга мөмкин.Әңгәмәбезнең бурычы яшьләргә шушы теманы аңлату иде.

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Сәламәт яшәү рәвеше"дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Презентация барышында балалар белән түбәндәге сораулар каралды:
– төрле өлкәләрдән торучы бербөтен шәһес буларак;
–кешеләрне зарарлы матдәләрне куллануга һәм куллануга китерә торган сәбәпләр;
–үз сайлау һәм тормыш өчен шәхси җаваплылык.
Презентацияне караганчы балалар «сәламәт яшәү рәвеше»дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина юбилярның иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннанрак таныштылару максатыннан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен  иҗатына күзәтү үткәрде. Укучылар шагыйрьнең “Алдакчы Тукран”, “Йөгерек гөрләвек”, “Илекәй батыр” китапларыннан шигырь һәм әкиятләрне кычкырып укыдылар. Китапханәче “Иҗатында ак бабайлар рухы” дип исмемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар язучының китапларын зур кызыксыну белән яздырып өйләренә укырга алдылар.

Олы Мишә авыл китапханәсендә “Фатих Хөсни – районыбыз горрурлыгы” исемле әдәби кичә үткәрелде. Бу кичәдә яшьләребез аның тормыш юлы белән таныштылар, әсәрләрен кычкырып укыдылар.

Фатих Хөсни - мәхәббәт җырчысы. Әдәбиятта мәңгелек булган мәхәббәт темасы һәр чорга, һәр аерым кешенең үз-үзен тотышына бәйләп ачыла. Бу бигрәк тә авторның “Берәү килә, берәү китә”, “Адәм балалары”, “Гыйльмениса һәм аның күршеләре”, “Без яшь идек...” повестьларында ачык күренә. Фатих Хөсни стиле башка язучыларныкыннан аерылып тора. Телнең камиллеге әсәрнең яңгырашын үзгәртеп җибәрә. Иң әһәмиятлесе шул: Фатих Хөснинең уйлары бервакытта да халык тормышыннан читкә китми. Шуңа күрә аның әсәрләре халык күңеленә аеруча якын. 

Район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 2 «б» сыйныфы укучылары белән язучы Салават Рәхмәтулла иҗатына багышланган «Сандыктагы хәзинә» исемле викторина үткәрелде. Әлеге викторина ярдәмендә без балаларда татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына кызыксыну уятырга, шулай ук әдәби образлар аша әхлак тәрбиясе бирергә тырыштык. Иң элек китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, балалар өчен язылган шигырьләрен кычкырып укыдылар. Табышмакларга җавап бирделәр, шарадалар чиштеләр. Соңыннан «Камыр батыр» һәм «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International