3 февраль - авылыбызның йөзек кашы Фатих Хөснинең туган көне. Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Теләче районы Олы Мәтәскә авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Фатих Хөсни - гомер буе халкыбызның күркәм сыйфатларына, гадәтләренә дан җырлаган, бигрәк тә аның гади һәм тыйнак кешеләренә, татар авылына сокланып бик күп матур әсәрләр иҗат итеп танылган әдип.
Баландыш төп мәктәбендә мәктәп дәреслекләренең сакланышы буенча рейд узды. Тикшерү барлык сыйныфларда да үткәрелде. Дәреслекләрнең булу-булмавы, тышлык булуы, шулай ук дәреслекләрнең тышкы кыяфәте тикшерелде. Бу чарада китапханәче һәм 8 сыйныф укучылары катнашты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия түбәндәге нәтиҗәләр ясады: укучыларның күбесе дәреслекләрне яхшы хәлдә тоталар, аларны мәктәп расписаниесе буенча йөртәләр һәм дәреслектән файдалану кагыйдәләре буенча аның санитар торышын күзәтәләр.
Баландыш авыл китапханәсендә "2022 нче ел - цифрлаштыру елы" уңаеннан «Без замана балалары» дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу чарага Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чакырылды. Алар ике командага бүленеп, сорауларга җавап бирделәр, биремнәр һәм ребуслар чиштеләр, цифрлаштыру темасын белүдә көч сынаштылар. Шулай ук алар слайд һәм видеопрезентация булдыру, фото, видеоны җиңел генә үзгәртү ысуллары белән танышты.
25 нче февраль көнне 8.30 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унҗиденче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Бу бәйрәмне без – Гражданнар, Ак Финнар, Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, аларның рухын яңарту, хәрбиләрне, Ватан сакчыларын, тыныч тормышта фидакарь хезмәт белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләр көне буларак билгеләп үтәбез.
Алан мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, авыл яшьләре арасында эчкечелекне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Яшьләр алкогольгә каршы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре физик культура, спорт белән шөгыльләнү, китапханә һәм мәдәният йортына бару, буш вакытны кызыклы итеп үткәрү - болар барысы да алкоголь куллануга каршы тора, - дип азсызыкладылар. Шулай ук катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда алкогольнең җимергеч көче, җәмгыятькә зыян китерүе турында язылган китаплар урын алган иде.
Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның - әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул Әфган сугышы!
15 февраль көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Афганстан безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрде. Кичәдә Афганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз Галлямов Мулланур һәм Гимадиев Фәннисләр катнашты.
15 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә, халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан оештырылган китап күргәзмәсе янында “Җәлил яши – Җәлил мәңгелек” исемле шигырь кичәсе үткәрелде.
Ватаныбызның батыр һәм тугры солдатының исеме безнең илдә генә түгел, бар дөньяда билгеле. Аның "Моабит дәфтәрләре"н тетрәнми укып булмый. Фашист коллыгына эләккәч тә, рух ныклыгын саклап кала алган, дошманга каршы көрәшен дәвам иткән Җәлилнең якты исеме халык хәтерендә яши.
15 февраль көнне мәктәп белән берлектә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланган «Жизнь, ставшая подвигом» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында тыңлаучылар шагыйрьнең тормышыннан, балачак һәм яшүсмер елларыннан кызыклы фактлар, әдәби эшчәнлек, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе һәм аның «Моабит дәфтәре» дип аталган автобиографик җыентык турында белделәр. Җыенҗык күп телләргә тәрҗемә ителгән. Чарада катнашучылар шагыйрьнең дулкынландыргыч шигырьләрен бик игътибар белән тыңладылар һәм сөйләделәр.
Олы Нырсы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илзирә Фәттахова IV Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесендә 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!