Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фатих Хөснинең тууына 114 ел тулды. Әлеге истәлекле көн уңаеннан китапханәбездә күргәзмә эшләнде. Аның тормыш юлы, бай иҗаты хакында кызыклы әңгәмә, әсәрләренә күзәтү оештырылды. Китап укучыларыбыз “Йөзек кашы”, “Җәй башы”, “Авыл өстендә йолдызлар”, “Җәяүле кеше сукмагы”, “Утызынчы ел”, “Мәйдан”, “Гыйльмениса һәм аның күршеләре” исемле әсәрләрен яратып укыйлар.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Наз” бию коллективы китапханә белән берлектә Теләче боз сараена сәяхәт кылдылар. Тимераякта шуып, бер-берсе белән узышып ярыштылар. Әлеге спорт төре биюче егет - кызларыбызның күңелләренә хуш килде.
Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Теләче районы Олы Мәтәскә дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Фатих Хөсни—гомере буена халкыбызның күркәм сыйфатларына, гадәтләренә дан җырлаган, бигрәк тә аның гади һәм тыйнак кешеләренә, татар авылына сокланып бик күп матур иҗат әсәрләр иткән, танылган әдип. Авылыбызда язучының туган көне ел саен билгеләп үтелә. Быел Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре аның иҗатына гашыйк бер төркем авылдашларыбызга Фатих Хөсни музеена экскурсия оештырдылар. “Без- Фатих Хөсни оныклары“ дип исемләнгән шигырь бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Катнашучыларга гармоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Баландыш авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Республикабызда “Цифрлаштыру елы” башлану уңаеннан “Без замана балалары” дип исемләнгән чара оештырылды. Укучылар, ике командага бүленеп, цифрлаштыру белән бәйле төрле сорауларга җавап эзләп, ребус һәм башваткычлар чишеп, үзара көч сынаштылар. Шулай ук алар фото-видео, слайдларны җиңел ысул белән ясарга ярдәм итә торган сайтлар белән таныштылар. Кич күңелле, ә иң мөһиме – файдалы һәм кызыклы үтте
Баландыш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "2022 ел - Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дигән күргәзмә эшләп куелды. Кызыл башлы сөлге, читек, милли түбәтәй, калфак, гармун һ.б. борынгы җәүһәрләр күргәзмәдә урын алды. “Халыкның рухи хәзинәсе” дигән китап күргәзмәсе дә китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Авылыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын барлыйк. Сандык төпләрендәге рухи ядкарьләребезне ешрак карыйк, аларның тарихы белән кызыксыныйк һәм киләчәк буынга тапшырыйк.
Сугыш чоры балалары – фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары. Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, сугыш аларның җилкәләренә бик иртә тормыш йөген аударган, бик иртә олыгайткан. Әлеге презентация аша китап укучыларга блокададагы Ленинград балаларына нәрсә кичерергә туры килгәне турында сөйләнде.
79 ел элек, 1943 елның 2 февралендә 200 көн һәм төн дәвамында барган Бөек Ватан сугышының хәлиткеч көрәшләренең берсе – Сталинград сугышы совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. «Сталинград» сүзе рус армиясенең ныклыгы, рус солдатының батырлыгы синонимына әверелде. Шуны истә тотып Әбде авыл китапханәчесе «Сталинград! Город немеркнущей славы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Балалар Сталинград сугышы - совет гаскәрләренең иң зур җиңүенә ирешкән Икенче Бөтендөнья сугышының хәлиткеч көрәше турында белде. Никитина Юлия «На Мамаевом кургане» исемле шигырь укыды. Катнашучыларга «Битва за Сталинград» дигән презентация күрсәтелде. Китапханәдә узган чарага китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Бу күркәм дата уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә хәзерге Башкортостан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган. Аның иң танылган әсәрләре: "Тозлы яңгыр", "Албастылар", "Оча торган кешеләр", "Табылдык хатлар", "Язмышның туган көне", "Әбием сихерче бугай", "Шүрәлеләр ни атлы?" һәм башкалар. Г.Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә. 1996 һәм 1998 елларда басылып чыккан "Татар мифлары" - биш том итеп уйланылган шул җыелманың тәүге ике китабын тәшкил итә. Юбилярның әлеге кызыклы китаплары китап укучыларга тәкъдим ителде.
Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсендә илебез халыклары, аларның мәдәнияте, гореф-гадәте, йолалары, халык авыз иҗаты турындагы әдәбият, декоратив-гамәли сәнгать китапларыннан торган "Һәр җәүһәрдә халкым мирасы" дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе эшли башлады.
Шулай ук, төрле елларда эшләнелгән самавырлардан “Самавырлар җырласын, халкым моңы тынмасын!” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылды. Халкыбыз самавырны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самавырны алган. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән экспонатлар формалары, бизәлеш үзенчәлекләре белән аерылып тора, шуларның иң борынгысы 1912 елда, ә иң яңасы - 2019 елда эшләнелгән.
31 нче гыйнвар -2 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбиятыннан республика фән олипиадасының йомгаклау этабы узды. Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗева Таңчулпан призлы урын яулады. Җитәкчесе Зәйнуллина Рушания Хәким кызы.Котлыйбыз!