Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россиянең истәлекле датасына багышланган «Ватан Геройлары көне» дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында Россия Геройлары, безнең авылның каһарманы, кайвакыт үз тормышыбыз бәрабәренә безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшүчеләр турында сүз барды. Бу кешеләрнең исемнәрен һәркем белергә, аларның батырлыгы турында истә тотарга бурычлы! Балалар зур кызыксыну электрон презентация карадылар. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.
27 нче декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттан тышутырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды.
24 нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә , көннәр салкын булу сәбәпле, “Кышын саклык чаралары” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга, салкын көннәрдә кул, аякларны, битне өшетмәс өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында аңлатылды.
Яңа ел - балаларның иң көтеп алган бәйрәме. Яңа ел җитү белән әйләнә-тирәбез сихри матурлыкка күмелә. Һәрбер бала Яңа ел да бүләкләр көтә. Яна ел алдыннан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән һәм исәптә торган балаларны чакырып Яңа ел бәйрәме үткәрделәр.
Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре Яңа елны каршы алу чарасына әзерләнә. Мәдәният йорты каршында кардан сыннар ясалды, истәлеккә фотога төшү өчен фотозоналар әзерләнде.
Күргәзмәгә күзәтү вакытында китап укучыларыбыз сүзнең кайдан килеп чыгуын, беренче язмалар, китапларның ничек барлыкка килүен, шулай ук китапның үткәненә илтүче күп кенә кызыклы фактлар турында белделәр.
19 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Бердәмлеккә ни җитә” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.Әңгәмә берләшмәгә йөрүче укучылар белән үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларга бердәмлекне, дуслыкны һәрвакытта сакларга кирәклеген аңлаттылар. Дуслык-бер-береңә булышу,ярдәмләшү генә түгел,эчкерсезлек,үзара тугрылык. Укучылар үзләре дә төрле мисаллар китереп бер-берсе белән фикер алыштылар.
Яңа ел якынлаша, ә аннан алда кар көртләре буйлап , безне могҗизаларга илһамландырып тылсымлы кәеф оча. Бәйрәмгә әзерлек белән шөгыльләнергә вакыт! Сауш авыл мәдәният йортында балалар, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә фойены бизәү, якын кешене сөендерү яки якындагы 12 айның һәрбер көне уңыш кына алып килсен өчен Юлбарыс символы ясадылар.
18 декабрь көнне Арча районында 2006-2007 нче елда туган егетләр һәм кызлар җыелма командалары арасында волейбол буенча ачык турнир булып узды. Барлыгы 5 кызлар, 9 егетләр командалары катнашкан ярышларда "Теләче" спорт мәктәбе данын тренерлар Зәкиев Ә.Х., Гәбделхәев Р.Х. җитәкчелегендә Теләче, Шәтке, Иске Җөри, Үзәк, урта мәктәбе кызлары һәм егетләре яклады. Кызларыбыз 2 урынны яулады, егетләр исә үз төркемнәрендә 2 урынны яулауга ирештеләр.
18 декабрь көнне, район мәдәният йорты фойесында Теләче Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Йөзек кашы" әдәбият- сәнгать иҗат берләшмәсе әгъзасы Сиренә Гатиятованың "Гомерем келәме" исемле тәүге китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Чарада районыбыз җитәкчеләре, күрше районнардан килгән иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, туганнары катнашты. Очрашу кичәсе шагыйрәнең җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды. Килгән кунаклар китапханә белән таныштылар, Сиренә ханымның иҗатына югары бәя биреп, иҗат уңышлары теләде.