ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган "Коррупциягә юк" исеме астында рәсем конкурсы үздырды.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Сауш авылы мәдәният хезмәткәре авылда яшәүче инвалидлар белән очрашып хәлләрен белделәр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.​

Белем бирү өлкәсендә һәрдаим төрле кызыклы бәйгеләр оештырыла. Безнең Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да әлеге конкурста бик теләп катнашалар. Үзләренең тырышлыкларының нәтиҗәсе өчен һәрчак тиешле бүләкләрен дә алалар. Афәрин аларга!

Бу бәйрәм - матурлыкны яратучыларның уртак бәйрәме.Шул уңайдан,  Югары Мәтәскә авыл клубында  олы хөрмәткә ия булган, барлык гомерен шушы хезмәткә багышлаган Зиннатов  Нәҗип Әхмадулла улы белән очрашу үтте. Ул  рәсем сәньгате белән бала чагыннан ук  шогельләнә,  мәктәп елларында бик күп рәсем ясау бәйгеләрендә катнаша. Казан шәһәренең рәссамнар әзерләүче хөнәри училищены кызыл дипломга тәмамлап,агач эшләре буенча РӘССАМ белгечлеген ала. Аның  хезмәт юлы  төзелеш сферасы белән бәйле. Башкалабызның  яшь тамашачылар театры , Качалов исемендәге Казан дәүләт  академия  театры һәм филормония  бинасының фасад һәм интерьер өлешләрен  реставрацияләүдә  нәкь менә  Нәҗип Әхмадулла улының проекты  кулланыла.

Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче " Намус һәм дөреслек белән яшәргә" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрделәр. Түгәрәк өстәл артында мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар илдә коррупциянең кискен проблемасы турында фикер алышырга җыелдылар. Һәр катнашучы үз фикерен белдерде.

Максабаш мәдәният йортында балалар өчен мультфильм һәм өлкәннәр өчен Илдар Ягафаровның "Исәнмесез" дип исемләнгән татар телендә кино күрсәту оештырылды.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсендә «Коррупция в художественных произведениях» дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү оештырылды. Ришвәтчелек проблемасы рус язучыларының әсәрләрендә киң яктыртыла. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән А.Грибоедовның “Горе от ума”, А.Пушкинның “Дубровский”, Н.Гогольнең “Ревизор”, М.Салтыков-Щедринның “Господа Головлевы”, А.Островскийның “Пучина”, М.Зощенконың “Слабая пара” әсәрләре укучыларда зур кызыксыну уятты.


26
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

Теләченең үзәк ял паркында Үзәк чыршы ачу тантанасы булып узды. Бәйрәмгә килгән тамашачыны районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм Татарстан Республикасының  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сабурская Сәрия Харис кызы тәбрикләде.  Чараны районыбызның оешма- предприятия хезмәткәрләре катнашында техника  һәм Кыш бабайлар парады, район үзешчәннәре  һәм махсус кунаклар- Айгөл- Эльмир Җиһангиров, Миндияр Шәймардановлар чыгышы бизәде.


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә дә белергә кирәк. Барлык кешеләр дә бу кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш. Белем бирү өлкәсендә юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле кысыклы бәйгеләр үткәрелеп тора. Безнең Баландыш төп  мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә тәрбияләнүче балалар да әлеге бәйгеләрдә бик теләп катнаша һәм призлы урыннарга ия булалар. Шундый җиңүчеләребезнең берсе Сафин Тимур. Ул”Юл йөрү кагыйдәләрен үтим” дигән  “Кыш бабайга видеохат” темасында дүртенче урынга лаек булды.

23 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина Олы кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә иске китапларны реставрацияләү буенча “Китап табиблары” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. “Китаплар ни өчен авырый” дигән әңгәмә барышында китапханәче балаларга китапларның ничек авыруы, аларны ничек дәваларга кирәклеге турында сөйләде һәм тузган китапларны ремонтлау ысулларын күрсәтте.​  Балалар ертылган битләрне кәгазь белән ябыштырдылар, китаптка карандаш белэн язылган язуларны бетерделәр. Китапларны ремонтлауга балалар бик зур теләк һәм кызыксыну белән кушылдылар. Эш барышында барысы да шушы эшнең мөһимлеген тоеп, китапларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International