ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2021 ел
җомга

21 декабрь көнне Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы барлыкка килүгә 90 ел тулу уңаена багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлеге тантанада Теләче районының "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Әхмәтҗанова Алсу Әнвәр кызы катнашты.

23 декабрь көнне Сауш авылы китапханәчесе  “Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче балаларны китапханәгә чакырып «И рәхәт барчабызга, күңелле китапханәбездә!” дигән исем астында библиографик дәрес үткәрде. Чара уен формасында узды. Балалар мавыктыргыч презентация карадылар, танып-белү викторинасының сорауларына җавап бирделәр, китап һәм танылган әкият персонажлары турында әдәби табышмакларга җавап бирделәр, яңа  журналлар белән таныштылар.

Татар балаларының үз телләрен саклау һәм ныгыту  максатыннан 22 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән “Газиз туган телем” дип исемләнгә викторина үткәрделәр.Балалар үз телләрен белергә ,сакларга һәм татар телендә матур итеп сөйләшә белергә тиешләр.Укучылар ике командага бүленделәр.Командаларга бүлешеп көч сынашу бик күңелле.Тизлек ,җитезлек һәм тапкырлык тәрбияләнә.

21 декабрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәр елдагыча территорияләрен кардан ясалган сыннар белән бизи башладылар. Алар һәркемгә яхшы кәеф, бәйрәм рухы өстәп торсын.

Ел башыннан Теләче җирлекара китапханәсе якташ язучыларыбызның, күренекле шәхесләребезнең тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнү, яшь буыннарга тапшыру ниятеннән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән иҗади проект башлап җибәргән иде. Әлеге проект кысаларында ел буе төрле конкурслар үткәрелде.  Бүген, 22 декабрь көнне, Теләче үзәк китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясап, ел дәвамында үткәрелгән конкурсларда катнашып, призлы урыннар алган җиңүчеләребезне тәбрикләү тантанасы узды.

21 декабрь көнне күренекле татар язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Мәхмүт Хәсәновның тууына 94 ел тулу уңаеннан Теләче Үзәк китапханәсендә “Кеше китә, эзе кала, сагынырга сүзе кала” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.  Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында тупланган материаллар, китаплары урын алды һәм шулай ук интернет челтәрендә презентация куелды.

Баландыш  төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән авыл китапханәсенә әдәби сәяхәт үткәрелде. Чара “Туган телдә сөйләшәбез” дигән исем астында үтте. Туган тел ул һәркем өчен дә газиз, кадерле. Бала кече яшьтән үк туган иленә,теленә мәхәббәт хисе белән тәрбияләнә.  Үткәрелгән чарада балалар халык авыз иҗаты, милли бәйрәмнәр һәм башка күп төрле кызыклы чаралар турында сөйләштеләр, викторинада катнаштылар. Барлык сорауларга да бик теләп һәм бердәм җавап бирделәр.

«В книжно-снежном царстве» китап күргәзмәсе махсус тылсымга ия. Якты һәм төсле, эчтәлекле китаплар игътибарны җәлеп итә, бәйрәм тарихына юл күрсәтүче була, гореф-гадәтләрне ачып бирә. Урамда кардан Яңа ел символы – Юлбарыс ясалды.

Мәгълүмати технологияләр чорында балалар һәм аларның әти-әниләре еш кына кирәкле мәгълүматны табу өчен Интернетка мөрәҗәгать итәләр, вакытлы матбугат кебек чыганакларның булуын оныталар.

15 декабрьдә Шармыш авылы китапханәчесе «Кибербезопасность 2021: образование под защитой» дип исемләнгән Бөтенроссия онлайн конференциясендә катнашты. Конференциядә Интернет киңлеге, зур мөмкинлекләр, ләкин болар балалар өчен һәрвакыт куркынычсыз түгел турында сөйләшү узды.  Интернетны күңел ачу ысулы кебек кенә түгел, ә кирәкле  һәм файдалы мәгълүмат алу өчен куллана алу мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International