2021 елның 18-19 декабрендә Байлар Сабасында көрәш буенча 2004-2005, 2007 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Наил Хамидуллин истәлегенә республика турниры булып үтте. Барлыгы 15 районнан 170 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр чыгыш ясады.
Татарстанда татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителгән иде. Татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатларында уздырылган әлеге бәйгедә Айдар авыл китапханәсеннән Фирүзә Фәләхова, Гөлүсә Корбанова һәм Гөлүсә Баһаветдиновалар катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Инвалидлар декадасы дәвам итә. Шул уңайдан без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Без төрле, ләкин без бергә» дигән темага рәсем ясау шөгылен үткәрдек, шөгыльдән соң сәламәтлекләре чикле балалар турында әңгәмәне искә төшердек.
Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре инвалидлар декадасы уңаеннан «Шәфкатьлелек бизи кешене» дип исемләнгән рәсем конкурсы уткәрделәр. Язмыш кимсеткән кешеләрнең яшәүләре дә - үзе бер батырлык. Аларга карап, башкалар да сәламәтлекнең кадерен белергә, түземлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәнә.
Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, олылар турында сүз бара. Инвалидлар декадасы уңаеннан Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикле булган авылдашларының хәлләрен белделәр. Аларны тәрбияләгән якыннарына, үзләрен саулык, күңел тынычлыгы теләделәр.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, уеннарын искә төшерү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Бер яшьлектә, бер картлыкта” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Мәдәни чарада “Наза”, “Түгәрәк”, “Йөзек салыш” уеннары уйналды. Алар балачакларын, яшьлекләрен искә төшереп рәхәтләнеп уйнадылар һәм күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы. Шул уңайдан Айдар авыл җирлеге, китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә” дип аталган акция кысаларында Галявиев В., Мифтахов Р. һәм башка гаиләләргә күчтәнәч пакетлар биреп, алар белән аралашып кайттылар. Ә бу исә язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга күтәренке кәеф, күңел җылысы, шатлык өстәде.
Балыклы авылы мәдәният йортында 2022 елга узара салым акчасын җыю буенча авыл халкы белән очрашу булды.Алан авыл җирлеге башлыгы Хасанов Б.Н. 2021 елда эшләнгән,2022 елда эшләнәсе эшләр турында сөйләде.Авыл халкы үзләрен борчыган сорауларын да җиткерделәр.
Алар арасында елның төрле вакытларында , тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре ”Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Бер яшьлектә, бер картлыкта “ дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Мәдәни чарада “Наза”, “Түгәрәк”, “Йөзек салыш” уеннары уйналды . Алар балачакларын, яшьлекләрен искә төшереп рәхәтләнеп уйнадылар һәм күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, ул ВИЧ инфекциясенә каршы көрәш буенча оештырырыла. СПИД- планетаның барлык төбәкләре буенча таралуны дәвам итә. Ел саен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне төрле девизлар астында үткәрелә, ул хәзерге вакытта булган мөһим проблемаларның берсе булып тора. СПИДка каршы көрәш символы-кызыл тасма, бу өлкәдә бер генә акция дә хәзер аннан башка узмый.
Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре «Безнең тормыш-безнең кулларда»дигән акция уздырдылар. Акцияне оештыручылар авылдашларына мәгълүмати буклетлар тараттылар.